Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Сынган беләзек” спектакле белән Себер ягының кайбер шәһәрләрендә булып китте. Бу спектакль белән театр Омскида да тукталды.

Омски сәхнәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының “Сынган беләзек” спектакле бара. Сәхнәдән агылган моң йөрәк түрләренә барып җитеп, залда утырганнарның иң нечкә хисләрен уята кебек, моңсызларны моңландыра, каты бәгырьлеләрнең дә күзләреннән яшь чыгара.

“Күп кенә җирләрне урап кайтып киләбез. Моңа кадәр безнең театрның Новосибирскидан ары чыкканы юк иде. Менә бу юлы Красноярски, Кемерово якларына кадәр барып җиттек. Красноярски краеның Ачинск, Перовск, Лесосибирски шәһәрләрендә тукталдык, кайбер татар авылларында булдык.

Икшермә исемле авылда спектакль куйдык. Бу авылның халкы чыгышы белән Татарстанның Саба районынның Икшермә авылыннан икән. Кайчандыр тормыш юллары аларны Себер якларына алып килгән. Кешеләр урнашкан яңа җирләренә, үз якларындагы авыл исемнәрен кушканнар. Тамашачылар әйтүенчә, ул якларга моңарчы бер мәртәбә дә татар театры килмәгән. Телевизорлардан гына күргән артистлар белән очрашырга насыйп булды, диләр алар. Халык бик сусаган татар спектакльләренә”, ди театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Себернең башка шәһәрләрендә кебек, Омскида да татар театрлары сирәк була. Галиәсгар Камал исемендәге академия театрының Омскига килгәненә инде 30, ә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрына 20 ел вакыт узып китте. Дөрес, узган елны Кәрим Тинчурин театры, Себер якларына гастрольгә чыгып, “Гайфи бабай, өйлән давай” дигән спектакль белән Төмән, Тубыл һәм Омски шәһәрләрендә булып китте.

Менә быел бу театр Себергә “Сынган беләзек” спектакле алып килде. “Татарстаннан еракта яшәүче милләттәшләребезне дә театр сәнгате белән таныштырып торырга кирәк. Киләчәктә дә без бу якларга килеп торырга уйлыйбыз”, ди театр директоры.

Тамашачы басып кул чапты

Омскида спектакль “Актерлар йорты” сәхнәсендә барды. Тамаша тәмамланганнан соң, тамашачылар озак вакыт, артистларны сәхнәдән җибәрмичә, алкышлап торды. Сәхнәгә менеп, рәхмәт әйтүчеләр дә булды. Артистлар да Омски тамашачыларын яратып калулары турында әйтте, очрашудан канәгать булуларын белдерде.

Соңыннан артистлар Омскида гастроль оештыру эшләрен үз өсләренә алган шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары белән чәй өстәле артында очрашты. Анда үзара аралашу, якыннан танышу дәвам итте.

Спектакль авторы Рәдиф Сәгъди әсәрнең язылу тарихы белән таныштырып узды. “Спектакльнең сюжеты реаль вакыйгага корылган”, дип сүзен башлады ул.

“Моннан бер 20 еллар элек Татарстанның Биектау районының бер авылына Швециядән хат килеп төшә. Аны Бөек Ватан сугышы вакытында әсирлектә булган, соңыннан чит илдә яшәп калган татар кешесе язган була. Хатында ул үзенең улын кунакка чакыра. Әсәрне язарга этәргән икенче сәбәп: минем әбиемнең сөйгәне сугышта хәбәрсез югалган. Әбием гомеренең актык сулышына кадәр аны көтте, сөйләгән саен, сагынып елый иде. Менә шул ике вакыйганы кушып, “Сынган беләзек” әсәрен яздым.

Ләкин аны тиз генә сәхнәгә куеп булмады, 7 ел көтәргә туры килде. Аннары мин аны театрыбызның режиссеры Исламия Мәхмүтовага бирдем. Исламия ханым язганнарның барысы белән дә килешеп бетмәде, кайбер үзгәрешләр кертте, сюжетны хатын-кыз кичерешләре белән баетты. Аннан соң гына “Сынган беләзек” сәхнәгә куелды. Һәм менә инде 12 ел сәхнәдән төшми.


Аны Казан, Мәскәү, Петербур, Чиләбе, Ташкент, Екатеринбург, Төмән һәм башка бик күп төбәкләрнең тамашачылары карады. Без аны хәтта Төркиядә дә күрсәттек. Шунысы да әһәмиятле, спектакльне татарлар гына түгел, руслар, төрекләр, башка милләт халыклары да яратып карый. Барсы да аңлашыла, рәхмәт сезгә дип, рәхмәтле булуларын белдерәләр”, ди Рәдиф Сәгъди.

Аннары Омскиның “Енисей” ширкәте президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Тамир Алимбаев сүз алды. Ул артистларны моннан 5-6 гасыр элек Себергә ислам дине таратырга килгән миссионерлар белән чагыштырды.

“Алар халыкка дин алып килгән булса, сез бу изгеләр кебек, милләтебезгә яктылык, югары культура алып киләсез. Сезне, еллар үтсә дә, халык онытмас, күңелендә саклар”, диде ул.

Саубуллашканда театр җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов: “Без сезнең шәһәрдә чын татар йөзле, матур күңелле тамашачылар очраттык. Безгә алар бик кадерле. Килүебез соңгысы булмас. Язган булса, Себер якларына тагын килергә исәплибез. Владивостокка хәтле барып җитәргә ниятебез бар. Ә барлык юллар да Омски аша уза. Димәк, очрашулар алда әле”, дип киләсе очрашуларга өмет уятты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG