Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:13

Мәскәүдә оппозиция иреккә чыгарылды


Дүшәмбе Мәскәүдә узган “риза булмаучылар митингы”нда катнашып кулга алынган оппозиция вәкилләре иреккә чыгарылды.

Бу хакта “Сәяси тоткыннар белән теләктәшлек берлеге” рәисе Светлана Левчишина хәбәр итте.

Дүшәмбе милиция хезмәткәрләре “Башка Русия” төркеме әгъзаларына рөхсәт ителмәгән акцияне үткәрттермәде. Бу чараларда дистәләгән оппозиция вәкиле кулга алынды. Әмма аларның күбесе протокол тутырылгач иреккә чыгарылды.

Тыелган милли-большевистик фирка әгъзалары Кирил Кленов, Максим Громов һәм Констатин Косякин бүген генә иреккә чыгарылды.

XS
SM
MD
LG