Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:45

Бесланда матәм чаралары узды


Бесланда матәм чаралары узды

Беслан мәктәбендә бүген беренче кыңгырау белән 5 ел элек булган террор һөҗүмендә үлүчеләрне искә алу чарасы башланды.

2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә террорчылар 1127 кешене тотык иткән спорт залына бүген йөзләгән кеше килде. Диварда фаҗига корбаннарының фоторәсемнәре эленгән иде.

Тотыкларны азат итү вакытында 330 кеше һәлак булды, аларның 186сы балалар иде.

Матәм чарасында Төньяк Осетия президенты Таймораз Мамсуров, хөкүмәт вәкилләре һәм депутатлар катнашты.

XS
SM
MD
LG