Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ислам телеканалы булдырылырга мөмкин


Президент Дмитрий Медведев Русиядә ислам телеканалы булдырылырга мөмкинлеге турында әйтте.

Аның сүзләренчә, телевидениядә ислам турында күбрәк мәгълүмат бирү кирәк. Бигрәк тә digital телевидение мондый мөмкинлекне бирә, ди ул. Президент бу мәсьәләне игътибарсыз калдырмаска вәгъдә итте.

Белгечләр исә, әлеге проектны тормышка ашыру өчен 1,5 -4 миллион долларга кадәр чыгымнар китәчәк, ди.

Әлегә Русия телеканалында исламга багышланган “Мусульмане” тапшыруы гына бар. Ул 2005 елдан һәр шимбә “Россия” каналында эфирга чыга.

Правослау телеканналларына килгәндә, Русиядә тәлинкәле телевидение аша “Союз” һәм “Спасс” каналлары күрсәтелә. Алар урыс эшмәкәрләре хисабына эшли.

Русиянең дәүләт телевидение һәм радио тапшырулары ассоциациясе президенты Эдуард Сагалаев 20 миллион мөселман яшәгән илдә мөселман телеканалын ачу дөрес булыр иде, диде. Әмма Русия җитәкчелеге тарафыннан ислам телевидениесен ачарга рөхсәт бирелсә, будда белән яһүд диннәре вәкилләре ризасызлык белдереп чыгарга мөмкин. Чөнки бу диннәр дә Русиядә төп диннәр санала.
XS
SM
MD
LG