Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:05

Казанда футбол мәктәбе ачылды


1 сентябрьдә “Рубин” футбол такымы базасында яшь спортчылар өчен футбол мәктәп-интернаты ачылды. Биредә Русиянең төрле төбәкләреннән 100гә якын бала укып яшиячәк. Әлеге мәктәптә 12 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге яшьләр тәрбияләнәчәк. Һәр төркемгә 20 кеше кергән. Сишәмбе гомуми белем бирүче мәктәпләргә кергән балаларга кебек үк футбол мәктәбендә укыячак яшьләргә дә беренче кыңгырау яңгырады.

Футбол мәктәбе бинасын Татарстан торак фонды хисабына салынган. Сишәмбе премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белән Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин катншаында әлеге бинаны ачу тантанасы булды.

Яңа бинада ашханә, тренажерлар, бильярд залы, киемнәрне киптерү, ял, медицина ярдәме бүлмәсе, бассейн, душ, уку һәм компьютер бүлмәләре бар.

Рәсми мәгълүматларга караганда, “Рубин” футбол такымы базасында яшьләрне укыту эшләре инде 5 елга якын башкарыла. Барлыгы Казанның футбол кырларында 730 бала тәрбияләнә.

XS
SM
MD
LG