Accessibility links

Әрмәнстан-Төркия: Мөнәсәбәтләр яхшыpырмы?


Әрмәнстан белән Төркия арасында көрчеккә терәлгән мөнәсәбәтләрне яхшыртуда яңа планнар карала.

Төркия белән Әрмәнстан дипломатик бәйләнешне торгызу максатында дүшәмбедә узган сөйләшүләрдә ике тараф уртак белдерү белән чыкты. Анкара белән Ереван рәсмиләре мөнәсәбәтләрне яхшырту максатында 6 атна дәвамында 2 протокол өстендә эшлиячәк.

1915 ел вакыйгаларыннан соң арткан тарихи дошманлык аркасында, ике күрше ил - Төркия белән Әрмәнстан мөнәсәбәтләре өзелгән иде. Советлар берлеге таркалу белән Әрмәнстан бәйсезлеген таныган Төркия бу илгә чикләрен ачты. Ләкин 1993 елда Әрмән хәрбиләренең Азәрбайҗан эчендәге Карабахка басып кергәннән соң, Төркия чикне кабат ябып мөнәсәбәтләрне туктатты.

Хәзер Ереван ягы Төркия чигенең ачылуын тели. Игълан ителгән ике тарафлы сөйләшүне башлау өчен башта аның парламент тарафыннан раслануы шарт.

Ләкин Төркия алга сөргән Карабах мәсьәләсе, Әрмәнстанның исә геноцидны таныту омтылышы бу сөйләшүләргә күләгә төшерүе ихтимал. “Һүррият” газеты мөхәррире Барчин Инанч:

"Ике ил арасында чикләрнең ачылуы Карабах мәсьәләсенең чишелүенә бәйле. Парламент вәкилләре протоколны кабул итәр алдыннан, Карабахта үзгәртеп кору таләбен куярга мөмкин. Әгәр дә протокол кабул ителсә, чикләр ике атна эчендә ачылачак", диде.

Ереванда урнашкан Халыкара тикшеренү үзәге башлыгы Ричард Гирагосиян исә, бу юлы Төркиянең алдан ук бернинди шарт куймаячагын алга сөрә:

“Ераван белән Анкара арасындагы якынаю омтылышыннан соң, Азәрбайҗан канәгатьсезлек белдергән иде. Бу хакта Төркия рәсмиләре Азәрбайҗанны тынычландырырга тырышса да, каралган протоколда Карабах мәсьәләсе турында сүз юк", ди.

Шулай да Төркия тышкы эшләр министры Аһмәт Давудоглу дәүләт тв каналында ясаган чыгышында, ике яклы килешү протоколында Азәрбайҗан мәнфәгатьләрен күз алдында тотачагын әйтте.

Ике ил арасында мөнәсәбәтнең үз көенә кертү өчен алдан шарт куймау бик мөһим. Протоколлар турында игълан ителгәннән соң Әрмәнстан президенты Серж Саркисиян ББС гә ясаган чыгышында, асыл максатның Төркия белән мөнәсәбәтләрне шартсыз башлау булуын әйтте.
XS
SM
MD
LG