Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи хакимияттә 40 еллыгын билгели


Либия җитәкчесе Муаммар Каддафи Бөек сентябрь инкыйлабы һәм үзенең хакимияткә килүенең 40 еллыгын бәйрәм итә. Сишәмбе башланган чаралар атна буе дәвам итәчәк.

Гарәп дөньясында дистә еллар хакимияттә утырган җитәкчеләр күп булды. Җамал Насыйр Мысырда 14 ел, Сәддам Хөсәен Гыйракта 27, Хафиз Әсад Сүриядә 29 ел идарә итте. Әмма берсе дә Муаммар Каддафига җитә алмады.

40 ел элек Идрис патшага каршы оештырылган кансыз фетнә нәтиҗәсендә 27 яшендә хакимияткә менеп утырган Каддафи бүгенгә кадәр илнең йөгәннәрен кулында нык тота.

– Кайбер сәер кыланышларына карамастан, кигән киеме, торган чатыры, хатын-кыз тән сакчылары дисеңме, Каддафи шактый акыллы һәм оста сәясәтче санала, – ди Якын Көнчыгыш белгече Роберт Лоу. – 27 яшьтә фетнә оештырып, 40 ел буе илне каты кулда тотуы аның сәләтен күрсәтә. Бүген дә ул илне тулысынча контроль итә, нинди дә булса тәнкыйть йә оппозиция юк дәрәҗәсендә.

Гаҗәпләндерүче

Муаммар Каддафи һәрчак игътибар үзәгендә булды. Моңа ике сәбәп бар. Берсе – ул гаҗәпләндерергә ярата.

27 яшендә хакимияткә килгәч Каддафи хәрби киемен заманча сафари киеменә алыштыра, кара күзлек кия, төбәктәге башка патшалар шикелле “көнбатышча” кыланырга тырыша.

Әмма ахыр чиктә Көнбатышка каршы җитәкчегә әйләнә. Армия белән идарә итсә дә, үзен капитаннан полковник дәрәҗәсенә генә күтәрә.

Өч томлык Яшел китабын яза, Либиянең идарә системын респбликадан җөмһүрияткә үзгәртә, ягъни, “халык дәүләтенә”.

Җөмһүриятнең төп максаты хакимиятне халыкка тапшыру булса да, чынбарлыкта бар хакимият бер кеше кулында була.

Каддафины игътибар үзәгендә тоткан тагын бер сәбәп – Либиянең нефть байлыгы.

Нефть хуҗасы

1970 елда ул нефть тармагын дәүләтләштереп аны үз контроленә ала. Либия ятмалары Көнбатыш ширкәтләре өчен ябыла. Көнбатыш белән каршылык башлана.

1970-80 елларда Триполи берничә террор гамәле артында торуда гаепләнә, шул исәптән, очкычта 270 кешенең үлеменә китергән Локкерби фаҗигәсе артында.

1999 елда Каддафи чираттагы гаҗәпләндерерлек адым ясап, Локкерби шартлавын оештыруда гаепләнгән ике кешене Британиягә тапшыра. Атом програмыннан баш тарта.

Шушы вакыйгалардан соң Либия дөньяга ачыла башлый. Илгә чит ил компанияләре килә. Алар арасында Татарстанның Татнефть ширкәте дә бар.

Наил Хәбибуллин
Хакимияттә торуының 40 еллыгына Каддафи күп кенә ил җитәкечеләрен чакырды. Венесуэла, Зимбабве, Судан кебек берничә илнеке килде, калганнары үзләренең вәкилләрен җибәрде.

Бәйрәм чаралары шактый зурлап оештырыла һәм атна буе дәвам итәчәк. Шулай да, Рамазан аена туры килү сәбәпле, бәйрәм бераз тыйнаграк үткәрелер, дип сөйләде безгә Татнефть ширкәтенең Либиядәге вәкиле Наил Хәбибуллин.

XS
SM
MD
LG