Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мансур Талипов: Татар теле онытылырга мөмкин


Казанның 147-нче рус-татар гомумбелем бирү мәктәбенең милли укыту өлкәсендә директор ярдәмчесе Мансур Талипов фикеренчә, татар теленә караш сүлпәнәйде.

Бүгенге көндә хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, шәһәр мәктәпләрендә эшләүче ир-атлар сирәгәя бара. Күптән түгел Авиатөзелеш районы татар теле укытучылары киңәшмәсендә дә бу сизелде. Анда катнашучылар арасында да бердән-бер ит заты ул - 147-нче рус-татар гомумбелем бирү мәктәбенең милли укыту өлкәсендә директор ярдәмчесе Мансур Талипов иде. Инде шактый еллар мәктәптә эшләгән әлеге мөгаллим Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге әгъзасы да булып тора. Без аның белән милли мәгариф өлкәсендәге проблемалар турында сөйләшеп алдык.

- Мансур әфәнде, бүгенге көндә милли укыту өлкәсендә иң зур проблемалар нинди?

- Русиядә милли сәясәт юк, шуңа бүгенге көндә ил хөкүмәтеннән теләсә нинди нәтиҗәне көтәргә була. Бу иң зур проблема. Мисал өчен укыту программаларын гына карасак та, алар арасында 2002 елны ук чыгып та дәреслекләр белән тәэмин ителмәгәннәре дә бар. Шулай ук яңа дәреслекләр чыкты, аларының исә программалары юк. Димәк безнең түрәләребез әле татар теленең үсеш алачагына ышанып җитми булса кирәк.

- Әлбәттә, татар теленең киләчәгенә ышанучы ата-аналар да кими бара төсле. Хәтта татар теле укытучылары арасында да төшенкелек сизелә. Милли төбәк компоненты бетерелә дигәч бу аеруча да артты төсле. Сезнеңчә ничек?

- Һәрбер ыгы-зыгы ул сүлпәнлек тудыра. Хәтта кешеләр арасында гына таралган сүз булса да ул мәктәпкә үтеп керә һәм милли сәясәт булмау сәбәпле, укытучылар һәм укучылар арасында да сүлпәнлек китереп тудыра. Чыннан да балаларның инде кызыксынуы кимүе сизелә башлады.

- Бу сүлпәнлек милли төбәк компонентының бетерелүе (309-нчы канун) белән генә бәйлеме?

- Юк, монда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) бары урысча гына бирдерү турындагы карарның кабул ителүе дә нык тәэсир итте. Бу ата-аналар арасында татар телен укытуга кызыксынуны киметте. Чөнки һәрбер ата-ана баласын киләчәктә берәр югары уку йортына урнаштырырга тели. Ә БДИны яхшы бирми торып университет яки институтка керү мөмкин түгел. Инде хәзердән үк БДИны урысча гына бирдертү карарының нәтиҗәләрен нык сизә башладык.

- Сезнең мәктәпкә бу ничек тәэсир итте?

- Безнең мәктәп кечкенә һәм без беренче чиратта ата-аналар арасында аңлату эшләре алып барабыз. Чөнки кечкенә мәктәп булгач ябу куркынычы килеп туа. Әмма әлегә өмет бар. Чөнки Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев бернигә карамастан татар теле укытылачак дип ышандырды.

- Шәймиев бала кечкенәдән 4 сыйныфка кадәр татар телен яхшылап өйрәнсә, ул аның гомеренә күңеленә сеңеп калачак дип әйтте. Сез үзегез моның белән килешәсезме?

- Бу мәсьәлә бәхәсле дип әйтер идем. Бу очракта җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин сүзен искә төшерәсе килә. “Хәтта Һитлер да Советларны яулап алганда 4-нче сыйныфка кадәр балаларны үз телендә укытам дип әйткән”, диде ул. Димәк бу вакытның гына җитмәве дә бик мөмкин. Әлбәттә, авыл җирендә татарча аралашып яшәсәләр ул җитәр дә иде, ә шәһәр җирендәге балалар алар тәнәфескә чыккач та урыс телендә аралаша. Шуңа шәһәрдәге балаларга бу кадәр генә укыту җитми дип саныйм. Хәтта башлангычта, ә аннан 7 сыйныфка кадәр татарча укып аннан югары уку йортында урысча гына укучылар да соңыннан үзләренең ана телләрен оныта башлый, ул онытылырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG