Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көндәшлек тә яклауга мохтаҗ


Русиянең монополиягә каршы көрәшү хезмәте бәяләрне үстермәү өчен төрле чаралар кабул итсә дә, ягулык, сөт бәяләре арта. Ә авыл халык сөтне бушка диярлек тапшыра.

Казанда БРИК (Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай) яклавы астында көндәшлек мәсьәләләренә багышланган халыкара җыен тәмамланды. Бу чара югары үсештәге икътисад шартларында көндәшлекне үстерү мәсьәләләренә багышланды.

Август ахырында гына Русиядә “Монополиягә каршы икенче пакет”, ягъни бу өлкәдәге кануннарга көндәшлекне үстерү максатында төзәтмәләр кертелде. Хәзер монополиягә каршы хезмәт хакимият оешмаларын тикшереп тора ала. Моннан соң дәүләт ширкәтләргә карата кануни булмаган таләпләр куя алмый. Канунны үтәмәүче түрәләргә исә өч елга эшләреннән “ял” итеп торырга да туры килергә мөмкин.

Күп очракта халык ширкәтләрнең бәяләрне күтәрүенә зарлана. Хәзер исә канун нигезендә ширкәтләрнең үзара бәяләрне күтәрүдә берләшүе өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм калу куркынычы да яный. Шулай ук эшмәкәрнең товар бәясен нигезсез куюы берничә тапкыр кабатланса, аңа карата җинаять эше ачылачагын көт тә тор.

“Ягулык бәяләрен арттыручыларны җавапка тартабыз!”

Русиянең, шул исәптән үзенең җир асты мае булган Татарстан халкын, ягулыкка бәяләрнең гел артып торуы да уйландыра. Монополиягә каршы хезмәтнең матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Кашунова сүзләренчә, алар узган ел ягулык бәяләрен арттырган дүрт ширкәткә карата эш ачканнар.

“ТНК БиПи”, “Газпромнефть”, “Роснефть”, “Лукойл” ширкәтләре үзләренең базарда төп көч булулары аркасында ягулык бәяләрен арттыруларын ачыклаганнар. Һәрбер ширкәткә миллиард сумга якын административ штраф салганнар.

Ирина Кашунова сүзләренчә, быел дөньяда машина ягулыгына бәяләр кисәк төшсә дә, шул ук ширкәтләр бәяләрне катырып тоткан. “Лукойл”дан кала өч ширкәтнең дә монополиягә каршы кануннарны бозуы исбатланган. Шушы көннәрдә чираттагысының да эше каралачак икән.

Шәймиев мәгарифне онытмый

Көндәшлеккә багышланган БРИК илләре җыенында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев мәгариф мәсьәләләренә дә тукталган. Аның белдерүенчә, мәгариф заман таләпләренә җавап бирергә тиеш. Шул уңайдан 2010-2015 елларга укыту өлкәсендә президент программасы әзерләнә. Программа 2010 елдан тормышка ашырыла башлаячак.

Авыл халкы “савым сыер”?

Соңгы елларда авылларда эре мөгезле терлекне киметү күренеше бара. Чөнки авыл халкы сөт сатып, ит тапшырып мал асрауга киткән чыгымнарын да каплап бетерә алмый. Мисал өчен, авылда сөтне 4 сумга җыеп алып китсәләр, шәһәрдә аның бәясе 4-5 мәртәбә үсә.
Башкортстанның Монополиягә каршы хезмәте башлыгы Зөлфирә Акбашева фикеренчә, Татарстан сөтен Башкортстанда да саталар. Монда да, тегендә дә бәяләре бер үк, ди ул.

Зөлфирә Акбашева
“Авылда мал асраучы эшкуарлар сөтне бик очсыз бәягә алалар дип мөрәҗәгать итә. Бу мәсьәлә уңаеннан без бик зур эш алып барабыз. Әмма кибетләрдә сөт ризыкларына бәяләр төшми”, ди ул.

Акбашева да җир җир асты продуктларына бәяләр артуын әйтә. “Татарстанга килгәндә ягулык бәяләрен карап килдем. Үзебездә дә бу уңайдан эш ачарга уйлыйбыз. Канун бозу күренешләре күзәтелә. Күп җирдә мәхкәмәләр безне яклап чыга. Безнең оешма халык өчен эшли”, ди Акбашева.

Татар-башкорт дуслыгы мәңге яшәсен!

Милләтләргә, телгә катнашы булмаган халыкара җыенда да ут күршеләр булып яшәүче Татарстан белән Башкортсан туганлык җепләрен саклау турында онытып бетерми.

Зөлфирә Акбашева фикеренчә, башкортлар татарлар өчен бик горурлана. Халыкара җыеннарның Казанда үтүе дә – татарларның алдынгы булуларын күрсәтә дигән фикердә ул.
XS
SM
MD
LG