Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанның дин эшләре министрына һөҗүм ясалган


Чәршәмбе Исламабадта кораллы һөҗүм вакытында Пакстанның дин эшләре министры Хәмид Сәед Казми яраланган.

Һөҗүм итүчеләр Пакстан башкаласы үзәгендә министр машинасына ут ачканнар. Нәтиҗәдә машинаны йөртүче һәлак булган, министрның тән сакчысы яраланган.

Әлегә һөҗүм итүчеләр тотылмаган. Казми соңгы вакытта Пакстандагы ислам экстремистлары турында кискен фикерләр әйткән. Тикшерүчеләр министрга һөҗүм шуңа бәйле булырга мөмкин, ди.
XS
SM
MD
LG