Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:00

Быел “Яктылык”ка 48 бала килде


"Туган тел" җәмгыяте президенты Әнвәр Бульхин балаларга истә калырлык теләкләр әйтте

"Туган тел" җәмгыяте президенты Әнвәр Бульхин балаларга истә калырлык теләкләр әйтте

Самар татарларының якшәмбе дәресләреннән башланган укулары, мөстәкыйль мәктәпкә әверелде. “Яктылык”та белем алу өчен ел саен берничә дистә бала килә.

20 ел элек Самарның Безымянка бистәсендә кичке мәктәп каршында һәр якшәмбе 12 бала татар телен өйрәнү түгәрәгенә йөри башлаган иде. Икенче елны балалар саны 25, өченче елны – 63-кә җитте. Якшәмбе дәресләреннән башланган чара 1997 елның сентябреннән мөстәкыйль мәктәпкә әйләнде.

Бүген “Яктылык”ның 280 квадрат метрлы спортзалы, 190 урынлы тамаша залы, 140 бала ашарлык ашханәсе бар. Менә 13 ел мәктәп урта белем бирә.

Шунысы игътибарга лаек, “Яктылык”ка балалар елдан-ел күбрәк килә. Асылы шунда ки, биредә барлык тәрбия эшләре татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнгән. Белем көнне мәктәптә 13 мәртәбә линейка узды.


13 саны тарихи булып чыкты. Чөнки күп еллар буена мәктәп директоры булып эшләгән Атказанган укытучы Харидә Дашкина лаеклы ялга чыгып, үз вазыйфаларын Дания Абрахимовага тапшырды. “Яктылык” мәктәбен торгызуда, аны сипләп торуда татар милли хәрәкәте бар көчен куя.

Тантанада сөйләүчеләр күп булды. “Туган тел” җәмгыяте, Самар шәһәре милли-мәдәни мохтарияте укучыларга, укытучыларга бүләкләр тапшырды. Эшкуар Ильяс Шәкуров мәктәп өчен аерым газиз шәхес. Ул яхшы укучыларга үз акчасыннан стипендия бирә, балаларны Казанга сәяхәткә җибәрә, даими финанс ярдәм күрсәтә.

Рус шәһәре булып көн күргән миллионлы Самарда өч катлы, заманча корылган бинада 365 бала татар телен үзләштерә, татар тарихын өйрәнәләр, татарча җырлыйлар, бииләр, татар гореф-гадәтләрен үзләштерәләр. “Яктылык”та Самар татарларының киләчәк зыялыларына нигез салына.

XS
SM
MD
LG