Accessibility links

Кайнар хәбәр

Воронин Молдова президентлыгыннан китәчәк


Көнбатыш һәм Русия мәгълүмат агентлыклары Владимир Воронинның киләсе атнада Молдова президенты вазыйфасыннан китәчәген фаразлый.

Июль аенда парламент сайлавында көнбатыш яклы фиркаләр җиңгәч тә китәргә тиеш иде. Әмма Молдова коммунистлар фиркасе сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдереп Конституция мәхкәмәсенә шикаят тапшырды.

Коммунистлар Воронинның китү ихтималына аңлатма бирүдән баш тартты.

Яңа президент сайланганчы илбашы вазыйфаларын парламент рәисе либерал көчләр башлыгы Миһай Гимпу башкарачак.
XS
SM
MD
LG