Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25

Газетның 2нче сентябрь санында Татарстанда узган бәйрәмнәр, Икенче Дөнья сугышының четрекле вакыйгалары, бу чорның тарихи шәхесләренә яңача караган язмалар басылган.

Михнәтле ай, хикмәтле көннәр

Узган көннәрдә Татарстан ике зур бәйрәмне билгеләп үтте. Шуларның берсе белем бәйрәме булса, икенчесе Татарстанның мөстәкыйльлек турында декларация кабул иткән көне. Әллә халыкның кәефе шәптән түгел, әллә икътисадый кризис – бәйрәм итү зурдан купмады. Бәйрәм хөрмәтенә булган фейрверк та Казан хакимиятенә хас булмаганча гади узган. Хәер, мәктәпләрдә туган телне чикләү, мөстәкыйльлек алу бәйрәме асылда шәһәр көненә әйләнеп калу күпләрне пошаманга сала.

Римзил Вәли 30 август алдыннан якын һәм ерак тарихка күз салган. “Михнәтле ай, хикмәтле көннәр” мәкаләсендә журналист, “Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре рус һәм татар телләрендә республика мөстәкыйльлеген яклаган шигарьләр күтәреп, 1990 елда кабул ителгән декларациянең эчтәлеге белән мәйданга килгән кешеләрне таныштырды. Бу пикетны хуплаучылар да, битараф калучылар да булды. Әмма каршы чыгучылар күренмәде.

Шулай да соңыннан популяр Мәскәү радиоканалы “Татар милләтен үстерүне һәм Татарстан бәйсезлеген ныгытуны таләп иткән пикетчыларга урам сәрхушләре генә кушылды”, – дип, сәер “мәгълүмат” таратты. Сәясәт сулышы бу бәйрәмдә артык сизелмәсә дә, ул, һичшиксез, сәгать саен, минут саен Казанда барган вакыйгаларга тәэсир итеп тора”, дип яза.

Берьяклы гына караш

Соңгы вакытта Икенче Дөнья сугышының кайбер нечкәлекләре халыкка билгеле булгач, бәхәсләр куерып китте. Бу хакта газет берничә язма урнаштырган. “Икенче Бөтендөнья сугышы башлануга 70 ел: тарихи бәхәсләр тынмый” , “Берьяклы гына караш” мәкаләләре укучыларга моңа кадәр билгеле булмаган мәгълүматларны җиткерә. Соңгысында автор Җәүдәт Харисов “Экспресс газета”да басылып чыккан мәкаләгә ризасызлыгын белдерә. Ул “артистлар тормышына тыкшынучы, бозыклыкны пропагандалаган” газетада сәяси рухтагы язма басылуга сәерсенә.

Мәкалә кырым татарларын депортацияләүгә 65 ел тулу уңаеннан язылган. Харисов фикеренчә, тарих фәннәре докторы Андрей Гончаров әңгәмәдә кырым татарларына берьяклы гына, сатлыкҗан итеп карый. Фән докторы Гончаров кырымтатарлар фашистларга теләктәшлек иткән, фашистлар Германиясе тарафына баскан, дип белдерә. Җәүдәт Харисов аңа үз дәлилләрен китерә. Автор үзалдына бик күп сораулар куя.

“Шушы ук “Экспресс газета”ның икенче бер санында Ростов өлкәсенең Еланская станицасында атаман Красновка һәйкәл куелуы турында хәбәр ителә. Язмада генерал Красновның Бөек Ватан сугышы чорында Вермахт составындагы казак гаскәрләренең баш идарәсе җитәкчесе булганлыгы күрсәтелә. Димәк, казакларның да күпмедер өлеше Һитлер ягында булган дигән сүз бу, ни өчен алар да депортацияләнмәгән?

Ә генерал Власов? Бүген урыс матбугаты аны сатлыкҗан булмаган, ә бәлки НКВД агенты буларак махсус задание үтәгән дигән версияне алга сөрә. Шулай дими хәл юк, чөнки власовчылар арасында урыс милләтенең күпчелек булуы беркемгә дә сер түгел”, ди автор.

Гариф Солтан ярлыкау сорамый

Еллар үткән, вакыйгалар ераклаша барган саен тарихка карашлар үзгәрә. “Безнең гәҗитнең”нең “Дөнья бу!” сәхифәсендә ике шәхес – Гариф Солтан һәм Муса Җәлил телгә алына. Соңгысы хакында матбугат битләрендә каршылыклы фикерләр әйтелә. Җәлил тормышын өйрәнүгә бар гомерен диярлек багышлаган Рафаил Мостафин да матбугатта үз фикерен җиткерде. Аның язмасын укыгач, журналист Фәнис Фәтхи кулына каләм алырга мәҗбүр булган.

“Рафаэль Мостафин төрле басмаларда Муса Җәлилне “чын каһарман” дип атады, аның кагылгысызлыгына дәлилләр китерде. Икенче яктан Мостафин үз язмаларында Гариф Солтанны “хаин” дип атауга кадәр барып җитте. Муса Җәлилне тәхеткә күтәрә, ә Гариф Солтанны “ләхеткә этәрә” ул... Тегеннән-моннан ишеткән гайбәтләргә, Совет чорыннан калган шикле документларга һәм уйдырмаларга гына таянып, атаклы шәхескә начар сүзләр ату - “мин аны белмим, әмма ул начар кеше” дигән кебегрәк килеп чыга”, ди автор.

Гариф Солтанның үзе белән күп тапкырлар аралашкан кеше буларак, Фәнис Фәтхи үз карашын әйтә. “Гариф Солтан 20 ел “Азатлык” радиосының татар-башкорт бүлеген җитәкләде. Пенсиягә чыккач та аксакал яңа буын хезмәткәрләр белән аралашып торырга форсат тапты. “Әсиргә эләккән күпме кеше илгә кайтарылгач, үтерелде, сөргенгә озатылды, корбан булды. Ә мин үз халкыма хезмәт итү мөмкинлеген алдым. Язмышыма һич үкенмим дә, беркемнән дә ярлыкау да сорамыйм”, – ди торган иде ул. Әмма шунысы хак: “Азатлык” радиосы татар-башкорт халыклары өчен биниһая зур, файдалы эшләрне башкарды һәм ул әлеге көндә дә игелекле гамәлләре белән танылган.

Заманалар үзгәрә, кешеләрнең холык-фигыле, кылган гамәлләре генә үзгәрми. Зур дәрәҗәләргә ирешкән танылган шәхесләр дә заманга яраклашып, түрәләргә ярарга тырышып яши. Бер караганда, аларга “теге яки бу кешене бетереп ташлагыз”, дип әйтүче дә юктыр. Әмма алар, “бәласеннән баш-аяк” дигәндәй, иң беренче булып, үз кардәшләрен хурлый-яманлый башлый. Татар татарның башын ашар, дигән әйтемне кабатларга ярата иде Гариф Солтан, ди автор.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG