Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Интернетта мөселманнарга эзләү системасы ачылды


Интернетта мөселманнар өчен булдырылган ImHalal.com мәгълумат табу системасы, аларны порнографиядән саклыячак. Әлеге челтәрне булдыручы Реза Садреха сүзләренчә, алар интернетта хәрәмгә кергән барлык мәгълүмат ресурсларына юлны япкан.

“Бүген күп кенә мөселманнар интернетта мәгълүмат эзләгәндә төрле порно сәхифәләргә эләгә. Яңа челтәр кешеләргә төгәл үзенә кирәк мәгълүматны гына табырга ярдәм итә”, ди Садреха.

Сәхифәдә Коръәннән өзелкәр, намаз вакытлары урнаштырылганнан соң ул һәр мөселманның көндәлек битенә әйләнергә мөмкин, ди оештыручылар.

Моңа кадәр интернетта яһүдләрнең “Koogle” мәгълүмат эзләү челтәре булдырылган иде.

XS
SM
MD
LG