Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:06

Татарстанда рамазан-такси булдырылырга мөмкин


Казанда мөселманнарны тәравих намазыннан алып кайта торган махсус такси булдырылырга мөмкин.

Мондый гадәт Түбән Каманың үзәк мәчетендә генә кертелгән. Биредә машиналары булган кешеләр саваб өчен, өлкән мөселманнарны өйләренә алып кайтып куя. Түбән Кама мәчете имамы Йосыф Дәүләтшин сүзләренчә, бу гамәл быел беренче генә кулланыла. Әмма күпләр әлеге яңалыкка уңай карый, ди имам.

Татарстан диния назәрәте якын арада бу тәртипне Казанда да кертмәкче.

XS
SM
MD
LG