Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетия президенты террор һөҗүмнәре артачак, ди


Ингушетия президенты Юнусбәк Евкуров республикада террор һөҗүмнәре ешаерга мөмкин ди.

Җирле халыкка ясаган юлламасында ул, төбәктә берничә интихарчының булуын әйтә. Аның сүзләренчә Ингушетиянең оператив хезмәтләре көчәйтелгән тәртиптә эшли. Урамнарда тәртип саклау, йөртларны тикшерү өчен махсус комиссияләр дә булдырылган.

Ике атна элек Назрани шәһәрендә милиция бүлеге янында шартлау вакытында 24 кеше һәлак 250се җәрәхәтләнгән иде.
XS
SM
MD
LG