Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:16

Бу күренешкә сәяси бәя бирергә кирәк түгел, болар әкият геройлары гына, ди чәчәк бәйрәме өчен җаваплы Рафаил Кыямов.

Чаллыда узган чәчәк бәйрәме, андагы урыс милли мәдәнияте чагылышына фикерләр күп әйтелде. Ә менә бәйрәмне оештыручылар чәчәкләрдә, язулы ташларда күренгән сәясәткә нинди мөнәсәбәттә тора? Хәбәрче чәчәк бәйрәмен оештыруда җаваплы Рафаил Кыямовка мөрәҗәгать итте. Кыямов Чаллының торак-коммуналь идарәсе башлыгы.

30 август бәйрәмен оештыру әлеге идарәгә йөкләнгән. Чәчәк бәйрәмендә кайбер татар кешеләренең сәяси төсмер күрүенә ул нинди карашта? Рафаил әфәнде “Азатлык”ка аңлатма бирде.

"Быелгы чәчәк бәйрәмендә композицияләр ясап куйган оешмаларга 2009 елның спорт һәм хәрәкәт елы буларак тәкъдим иттек. Алар шуннан чыгып үз композицияләрендә көч-хәрәкәтне чагылдырырга тиешләр иде. Тема шундый. Һәр оешма рәссам белән тема сайлап алды. Хәкимият тарафыннан нәрсә ясарга, кирәклегенә бернинди күрсәтмә бирелмәде.
Рафаил Кыямов


“Три богатыря”- әкият батырлары. Рәсми итеп әйткәндә, бик яхшы ясалганы өчен мин бу эшкә беренче урынны бирер идем. Монда бернинди сәяси төсмер юк. Кеше карасын өчен матур бер әкият. Шушы иң матур эшкә жюри әгъзалары, фикерләрен белдереп, икенче урынны бирде. Алдагы елларда да оешмалар әкият геройларын үзләре сайлап, аны чәчәктән ясаячаклар. Бу бәйрәмгә казна һәм салым акчалары тотылмый. Барысы да оешмалар хисабыннан", ди Рафаил Кыямов.

Чыннан да “Три богатыря” композициясе иң катлаулы һәм гаҗәеп эш иде. Әмма аңа беренче урын бирелмәде. Шушы композицияне мәйданга “Жилкомсервис” оешмасы ясап чыгара.

Чәчәк бәйрәмендәге “Милли кыз”

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG