Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:18

Соңгы араларда Муса Җәлил тирәсендә купкан бәхәсләр, Гариф Солтан кебек башка танылган шәхесләргә дә кагылып, Татарстанда инде онытыла башлаган совет чоры гамәлләре башлануга китерде.

Татарстан матбугатын күзәтеп баручылар яхшы белә: халкыбызның кайбер атаклы шәхесләре турында капма-каршылыклы фикерләр, күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова язмаларыннан соң башланып китте. Алманиянең Мюнхен шәһәрендә яшәүче Гариф Солтан белән очрашудан соң, аның күләмле мәкаләләре “Мәдәни җомга” басмасында, шулай ук кайбер интернет сәхифәләрдә дә дөнья күргән иде.

Күпмедер вакыт үтүгә Фәүзия ханымның ул язмаларына төрле караш-мөнәсәбәт белдерелә башлады. Аларның кайберләре дистә еллар буе бары тик яманлауга гына дучар ителгән Гариф Солтан турында яңа караш, яңа мәгълүмат бирүне хупласа, бәгъзе берәүләр исә әлеге эшне башлап җибәргән әдибәне начар сүзләр белән сүгүгә күчте.

Фәүзия Бәйрәмованы тикшерүдән Татарстан Язучылар берлеге дә читтә калмаска булды. “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе оештырып, республиканың аксакал әдипләре дә, яшьрәк буын язучы һәм шагыйрьләре дә бу мәсьәләдә үз фикерен әйтеп калырга ашыкты. “Без Ф. Бәйрәмова белән бер юлда түгел!” дигән нәтиҗә чыгарды алар үз сөйләшүләре йомгагында.

Рафаэль Мостафин фикерен үзгәртми

Шуннан соң күп тә үтмәде, Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә бар гомерен диярлек багышлаган Рафаэль Мостафинга да чират җитте. Ул төрле басмаларда Муса Җәлилне “чын каһарман” дип атады, аның кагылгысызлыгына дәлилләр китерде. Икенче яктан Р. Мостафин үз язмаларында Гариф Солтанны “хаин” дип атауга кадәр барып җитте. Аеруча “Татарстан” мәҗмүгасында дөнья күргән мәкаләсендә Муса Җәлилне тәхеткә күтәрә, ә Гариф Солтанны “ләхеткә этәрә” ул.

Дөресен әйткәндә, Рафаэль Мостафин кебек шактый зыялы, мәдәниятле кеше өчен үзе яхшы белмәгән, бер тапкыр да күрешеп сөйләшмәгән Г. Солтанга андый ук ямьсез-тәмсез сүзләр белән ташлану ничектер килешеп тә бетми. Аны аңлап була - гомере буе иҗади эзләнүләрен Муса Җәлилгә багышлап, аның Совет иленә тугрылыгын алга сөреп күп хезмәтләр язган, мактаулы исемнәр, премияләр алган кеше бүген килеп кенә Гариф Солтанга уңай караш белдерүгә борыла да алмыйдыр. Әмма кешенең бит әле үзе белмәгән шәхес турында һичьюгы эндәшми калу мөмкинлеге бар. Менә шулай иткәндә, Р. Мостафин үзе хакында да каршылыклы фикерләр тудырмас иде.

Журналистикада шундый таләп бар - ниндидер бәхәсле темага язганда, барлык каршы тарафлар белән дә сөйләшү, аларның һәммәсенең фикерен белешү кирәк. Танылган язучы һәм публицист Рафаэль ага менә шул принципка игътибар итми кебек. Әгәр Муса Җәлил турында тагын да тулырак мәгълүмат аласы килсә, ул да, Фәүзия Бәйрәмова кебек үк, Гариф Солтан белән дә күзгә-күз очрашып, иркенләп гәпләшә алыр иде. Чөнки кешене яхшырак белү һәм аңлау өчен, аның белән бер ихлас сөйләшү дә зур этәргеч бирә. Ә тегеннән-моннан ишеткән гайбәтләргә, совет чорыннан калган шикле документларга һәм уйдырмаларга гына таянып, атаклы шәхескә начар сүзләр ату ул “мин аны белмим, әмма ул начар кеше” дигән кебегрәк килеп чыга.

Гариф Солтан татар-башкорт бердәмлеге яклы


Гариф Солтан белән шәхсән миңа күп тапкырлар очрашырга туры килде. Мин Мюнхенга барып “Азатлык” радиосында эшли башлаганда, Г. Солтан пенсиягә чыккан иде инде. Әмма ул, үзе шушы радиога бар белемен һәм гомеренең шактый өлешен биргән кеше буларак, аның татар-башкорт редакциясенә егерме ел җитәкчелек иткән башлык буларак, һаман да аның эшчәнлеге белән кызыксынып торды. Яңа буын хезмәткәрләр белән очрашырга да форсат таба иде аксакал. “Әсиргә эләккән күпме кеше илгә кайтарылгач, үтерелде, сөргенгә озатылды, корбан булды. Ә мин үз халкыма хезмәт итү мөмкинлеген алдым. Язмышыма һич үкенмим дә, беркемнән дә ярлыкау да сорамыйм”, - ди торган иде Г. Солтан.

Гариф Солтан, “Азатлык” радиосы ачылганда, аны татар редакциясе буларак кына оештыру урынына, үзе дә Башкортстаннан чыккан шәхес булгач, “татар-башкорт” шәкелендә төзүне яклый. Гәрчә ул чакта, редакциядә эшләү өчен, бер генә башкорт булмаса да. Башкорт халкына зур хөрмәтен күрсәтеп шулай ниятли ул. Башкорт телен камил белгән Г. Солтан үзе озак еллар башкортча язмалар да әзерләде һәм эфирда да чыгыш ясады. Уфа якларында моны күпләр белми, әмма бу шулай.

“Азатлык” радиосының эшчәнлегенә карата элекке Советлар берлегендә дә, хәтта әле хәзерге Русиядә дә каршылыклы, вакыт-вакыт тискәре фикерләр яңгырый. Демократия юлына аяк басарга гына җыенган дәүләттә башкача булалмыйдыр да. Әмма шунысы хак - “Азатлык” радиосы татар-башкорт халыклары өчен биниһая зур һәм файдалы эшләрне башкарды һәм ул әлеге көндә дә игелекле гамәлләре белән танылган.

Г. Солтан “Азатлык” радиосы татар-башкорт редакциясенә егерме елдан артык җитәкчелек итә. Әллә күпме яшь милләттәшебезгә радиожурналистика серләрен өйрәтә. Иң мөһиме – “тимер пәрдә” дәверендә “Азатлык” аша милләткә дөрес-хак мәгълүмат таратыла. Гаяз Исхакый кебек бөек шәхесләрнең беркайда да басылмаган, тыелган хезмәтләрен, әдәби әсәрләрен иң беренче булып милләттәшләргә җиткерә Гариф Солтан һәм аның белән иңгә-иң эшләүчеләр.

Әгәр Г. Солтан исән калмаган булса, бу эшләр бөтенләй дә тормышка ашмаган булыр иде. Хәер, ул исән калган очракта да, милли җанлы булмый, башка эмигрантлар кебек Европада эреп-югалса, иң авыр тоталитар елларда да бар дөньяга сөйләп торган татар-башкорт редакциясе гомумән булыр иде микән? Бүген Гариф Солтанга пычрак атучылар шуларны уйласын иде бераз.

Чиратта кемнәр тора?

Соңгы көннәрдә генә Муса Җәлил шәхесенә кагылышлы тагын бер шау-шу купты. Аның хакында яңа мәгълүмат ачу максатын куйган филология фәннәре докторы, язучы Миңнәхмәт Сәхәповны Татарстан Язучылар берлеге әгъзалыгыннан чыгару турында карар ителде. Ә ул җитәкләгән “Мирас” журналы ябылу куркынычы алдында. Сүз дә юк, М. Сәхәпов үзенчәлекле шәхес, каршылыклы фикерләр уятучы язучы һәм галим. Әмма ул да бит үз фикерен әйтергә хаклыдыр. Ә аңа хәзер акыллы гына саналган, талантлы аксакал әдипләребез дә ләгънәт укый. Бу исә, Сталин-Хрущев-Брежнев заманнарында кайбер урыс әдипләрен яманлап, чит илгә кугандагы кебек, авыр тәэсир калдыра. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалыгыннан моңарчы бары тик мәшһүр Хәсән Туфан гына куылган булган, дип беләм. Бу дәһшәтле 30 елларда булган хәл иде.

Русиядә хәзер гаять катлаулы чор. Илнең кайсы юлдан китәчәге дә ачык-анык билгеле түгел. Татарстан белән Башкортстан кебек милли республикалар 15-17 ел элек яулаган үзаллылыкларын да югалтты. Телләр кысыла, илдә бер генә милләт булдыру омтылышлары ясала. Менә шундый вакытта берләшү, үзенең атаклы шәхесләрен зурлау урынына, татар тагын да бер-берсе белән ызгышуга, бер-берсен эзәрлекләүгә, таптау-изүгә кереште. Шулай итеп чит-ятларга эш тә калмый монда. “Татар татарның башын ашар” дигән әйтемне кабатларга ярата иде Гариф Солтан.

“Татар ханнары һәм бәкләре чорыннан ук килгән шушы иң зур афәттән әле дә котыла алмыйбыз, - ди иде ул әрнешеп. – Күпләр шәхси мәнфәгатьләре, вак-төяк көндәлек өстенлекләрдән файдалану бәрабәренә, милләтне, динне һәм иманын сата”.

Заманалар үзгәрә, кешеләрнең холык-фигыле, кылган гамәлләре генә үзгәрми. Зур дәрәҗәләргә ирешкән танылган шәхесләр дә заманга яраклашып, түрәләргә ярарга тырышып яши. Бер караганда, аларга “теге яки бу кешене бетереп ташлагыз” дип әйтүче дә юктыр. Әмма алар, “бәласеннән баш-аяк” дигәндәй, иң беренче булып, үз кардәшләрен хурлый-яманлый башлый. Инде сиксәнгә җитеп килгән, дөньядагы һәммә мактаулы исем-дәрәҗәләрне дә алып беткән талант ияләре һаман үз аркадашларыннан йөз чөереп, үзләренә “калкан” ясый. Соңгы юлга киткәндә дә, рәсми тарафлардан мактау сүзләре ишетеп, тынлы оркестр көйләре астында китәселәре килү теләге өскә калкып чыга, күрәсең.

Хакимиять яллаган оркестр көйләре мәңгелек түгел, алар кайчан да булса тынар. Аннары инде “бу кем иде соң әле, нигә ул алай эшләгән икән?” дигән авыр сораулар туар.

Фәнис Фәтхи,
журналист

Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра. Бу комментар "Безнең гәҗит" битләрендә дөнья күрде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG