Бүгенге көндә интернетта укыган хәбәр өчен акча түләүне күз алдына да китереп булмый. Әлеге планга дөньяның иң зур хәбәр бирүче челтәрләре – АКШның CNN һәм MSNBC ширкәтләре, Британинең BBC ширкәте кушылмаса – аны тормышка ашыру авыр булачак. BBCның үз хәбәрләрен түләүле итмиячәге инде бүгеннән үк билгеле – ширкәт телевизор караучылардан җыелган салымга яши һәм аның акча эшләү хокукы юк.
Әмма Мердокның башкалардан 1-2 ел алга таба карау сәлате бар. 1989 елда кабель телевидениесе башланганда аның эшләп китәчәгенә Мердокның үзеннән башка беркем дә ышанмаган. Бүген исә 1989 елның 5 феврален телевидение тарихындагы мөһим көн буларак искә алалар.
Хәбәргә мәхәббәт
Хәбәрне уку, аның видеосын карау яки тыңлау өчен ничек түләнер – бу әле хәл ителмәгән. Түләүнең ике юлы булырга мөмкин – аларны кесә телефоны булган һәрберебез яхшы белә.
Һәр видео яки мәкалә өчен акча алдан түләнгән картадан алынып барачак, кредит беткәч аны “тутырырга” кирәк булачак йәки айга-елга бер түләп куеп, сәхифәне күпме телисез шул кадәр карап һәм укып булачак.
Мердок үзенең басма чараларга мәхәббәтен яшерми. Журналистлар, өч тапкыр никахта булып өч тапкыр аерылган Мердок гаиләләрен саклап калыр өчен бер ни эшләмәде, аның каравы газеталарга мәхәббәте хакына һәр адымга әзер, дип яза.
Интернетның бер үзенчәлеге бар. Берәр мәкалә йә видео ошаса сез аны дустыгызга җибәрә аласыз. Сез түләп укыган мәкаләне аның өчен түләмәгән башка беркем дә укый алмаячак.
Интернеттагы сәхифәләр күбесе түләүлегә әйләнсә дә, арасында мәгълүматне бушка таратучылары барыбер калачак. Бөтен халык шул сәхифәләргә генә керәчәк. Халык түләүдән баш тартып интернетка керми башлаячак – болар Руперт Мердокның интернетны түләүле итүенә шикләнеп караучылар фикеләре.
Аны яклаучылар исә - сыйфатлы журнализм өчен халык түлиячәк, бәяләр бик түбән булачак, ди. Мердок дөнья буйлап бихисап газета һәм журналга, нәшриятлар һәм интернет сәхифәләренә үзе хуҗа. Бу планны тормышка ашырырга аның бер киртәсе дә юк, дип фаразлана.
Әлегә сез бу мәкаләне бушка укыдыгыз!