Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:55

Хезмәт хакы буенча бурыч күләме киметеп күрсәтелгән.

Түбән Новгородта Русиянең генераль прокуроры Юрий Чайка һәм Идел буе федераль округы башлыгы Григорий Рапоталар катнашлыгында киңәшмә үткән иде. Киңәшмәдә хезмәт кануннары үтәлеше тикшерелгән.

Утырышта төбәк җитәкчеләре, прокурорлар һәм һөнәр берлекләре җитәкчеләре катнашты. Чарада Башкортстан буенча кайбер саннарның дөреслеккә туры килмәве ачыкланды. Мәсәлән, хезмәт өчен бурыч рәсми 32 миллион сум дип аталса, прокурор тикшерүе бары тик ике ширкәттә генә дә 94 миллион сум бурыч барлыгын ачкан.

Күптән түгел Русия президенты Дмитрий Медведев Төбәкләр үсеше министрлыгына көрчек шартларында нәтиҗәсез эшләгән төбәк башлыклары турында исемлек әзерләргә кушкан иде. Андый җитәкчеләр вазыйфаларыннан бушатылырга тиеш. Интернетның “Башполитика”, “Башньюс” кебек сәхифәләре рәсми саннарны киметү Мортаза Рәхимовның нәтиҗәле эшләвен күрсәтү өчен дип хәбәр итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG