Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада укучылар ач калырга дучар ителде


Башкалада 20 мәктәпнең ашханәсе эшләми. Яңа уку елы башланыр алдыннан башкала хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов матбугат очрашуы үткәреп, мәктәпләрнең яңа уку елына әзер булуларын белдергән иде. Ул мәктәпләрдәге ашханәләрнең 2 сентябрьдән эшли башлаячагын ирештергән иде.

Чынлыкта башкала мәктәпләрендәге ике дистәгә якын ашханә эшләми. Укучылар күрше мәктәпләргә йөреп тукланырга, яки ач утырырга мәҗбүр. Төзүчеләр ашханәләрне ай ахырына кадәр төзекләндереп бетерергә ышандыралар.
XS
SM
MD
LG