Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Европа уеннарына тулысынча әзерме?


Билет сатып алучыларның күңеле күтәренке
Билет сатып алучыларның күңеле күтәренке

Казанда узачак “Рубин” чемпионнар лигасына билетлар сату башланды. Казан хакимияте белдерүенчә, алар 500 сумнан башлана.

Әмма кайбер мәгълүмат чаралары язуынча, Казан үзәк стадионы уеннарга әле әзер түгел. Чөнки рәсми рәвештә стадионга эшләү рөхсәте бирелмәгән. Гәрчә Казан мэры Илсур Метшин үзе анда барып күзәткәч, уеннар өчен барысы да әзер дигән иде.

Шулай ук Казан хакимияте Метшинга сылтап, шәһәр 130 миллион сум кредит алып төзекләндерү эшләрен төгәлләде дигән хәбәр таратты.

“Коммерсант” язуынча, кризис сәбәпле, стадионны төзекләндерү өчен әле тагын 120 миллион сум кирәк. Бу хакта басмага стадион җитәкчелеге белдергән. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Казан үзәк стадионы ул акчаны чемпионнар лигасы уеннарына сатылган билет бәясеннән алырга исәп тота.


Уенны зур түземсезлек белән көткән җанатарларны стадион проблемасы бөтенләй диярлек кызыксындырмый. Хәтта Татарстанның дәүләт төзелешен күзәтү оешмасы рөхсәтсез стадионны куллану андагы кешеләр өчен куркыныч тудыра, дип әйтсә дә.

Җанатарлар бу көннәрдә билет юнәтү белән мәшгуль. Казанның үзәк стадионы билет сату урыннарында су буе чиратлар төзелгән. Татарстанга күрше булган Удмуртия, Мари Иле республиаларыннан билетлы булырга теләүчеләр төннән килеп үк чиратка баса башлады.

Казан хакимияте бу көннәрдә “Рубин” футбол такымының чемпионнар лигасына сатылучы билетлар бәясен игълан итте:

1 категория билетлар – 1832 урын
2-9 сентябрь – 7 мең сум
10-19 сентябрь -8,5 мең сум.
20 сентябрьдән – 10 мең сум.

2 категория билетлар – 5253 урын
2-9 сентябрь – 3 мең сум
10-19 сентябрь – 4,5 мең сум
20 сентябрь – 5 мең сум.

3 категория билетлар – 3509 урын
2-9 сентябрь – 2 мең сум
10-19 сентябрь – 2,5 мең сум
20 сентябрьдән – 3 мең сум.

4 категория – 4679 урын
2 сентябрьдән – 1,5 мең сум

5 категория – 6343 урын
2 сентябрьдән – 1 мең сум

6 категория – 2198 урын
2 сентябрьдән – 500 сум.
XS
SM
MD
LG