Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда ана телен сакларга килештеләр


Удмуртия мәктәпләрендә татар телен өйрәтү ничек дәвам ителер, өстәмә дәресләрдә татар халкы һәм Татарстан тарихы укытылырмы? Бу һәм башка сораулар Ижау шәһәре мәктәпләрендә ана теле укытучыларының метод берләшмәсе утырышында куелды.

Укытучылар быел киңәшмәгә Ижау шәһәрнең уникенче санлы мәктәбенә җыелды. Татар теле укытучыларының метод берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова чыгышын өч сөенечле хәбәрләрдән башлады.

Беренчесе, татар гимназиясе өчен бу уку елыннан яңа этап башлана – гимназия эшен 38 мәктәп бинасында дәвам итәчәк.
10-нчы санлы мәктәпнең татар теле укытучысы Фәридә Кашапова елның иң яхшы мөгаллимәләре исемлегендә – Фәридә Фрунзе кызы Русия президенты игълан иткән ярышта катнашып – 100 мең сумлык грантка ия булды.

Өченчесе - яңа уку елында татар теле укытучылары сафын яшь педагоглар тулыландырды. Болар күңелләрдә сөенеч тудыра дип ассызыклады Рәсимә Садыйкова.

Киңәшмәдә укытучылар үткән елда башкарылган эшләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар турында фикер алышты. Ана теле укытучыларының метод берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова.

“Быелгы уку елында метод берләшмәнең төп темасы – балаларның иҗади сәләтен үстерү, татар телен заман технологияләрен кулланып укыту. Балаларга татар телен укытуда материаль база булдыруны дәвам итү. Бу, беренче чиратта, дәреслекләр белән тәэмин итү, шулай ук татар теле кабинетларын заманча җиһазландыру.

Икенчедән, ана телен укытуның нәтиҗәлеген үстерү. Бу, үз чиратында, укытучыларның белемен үстерүне күздә тота. Уңышка ирешкән укытучыларның тәҗрибәсен өйрәнеп, үзебездә куллану. Шулай ук тел белән балаларны кызыксындыру өчен төрле алымнарны кулланып эшләү”, дип басым ясады татар теле укытучыларының метод берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова.

Укыту процессыннан милли компонентны алу мәсьәләсе үткән уку елында күп бәхәсләр тудырды. Бу сәясәт Удмуртия мәктәпләренә килеп җиткәнме, шуңа бәйле укыту сәгатьләре кыскартылмаганмы, балаларны нинди программа нигезендә ана теленә өйрәтәчәкләр?

“Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр алар безгә кагылмыйча калмый. Бүген күп сөйләшүләр бара базисный планга күчү буенча. Мәгариф министырлыгыннан бу турыда инде хат бар. Анда базисный планнан милли-региональ компонент алып ташланган. Шулай да туган телне өйрәнүгә ике сәгать каралган. Әлбәттә, һәр мәктәп моны үз мөмкинчелекләреннән чыгып кулланачак. Калган сәгатьләрне түгәрәкләр яисә факультативлар исәбенә укытырга ниятлибез, диде Рәсимә Садыйкова.
Рәсимә Садыйкова


Гимназиядә татар телен укытучы Рәсилә Габдрахманова җитәкчеләрнең яңа бинага күчүе сәбәпле, уку процессына үзгәрешләр кертүне күздә тотмауларын белдерүен әйтте. Гимназиядәге барлык традицияләрне саклап калып, аларны үстерү юнәлешендә эшләргә ышандыралар, диде мөгаллимә.

Гимназиядә татар телен укыту буенча уңай мөмкинлекләр тудырылган. Программада да үзгәрешләр бар. Балаларның шәһәр мохитендә үсүен исәпләп, бу уку елыннан гимназиядә татар теле дәресләрен рус мәктәпләре өчен программа нигезендә алып барачаклар. Бу хакта ана теле укытучсысы Рәсилә Габдрахманова сөйләде.

Ә менә үткән елларда татар халкы һәм Татарстан тарихын гимназиядә Лариса Моратова өстәмә дәрес буларак укыта башлаган иде. Бу дәресләрнең әлегә җәдвәлдә булу–булмавы билгесез.

Ә менә барлык мәктәпләрнең дә татар сыйныфларында укучыларның күңеленә милли рух сеңдерү, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары нигезендә тәрбия бирү – төп мәсьәләләрнең берсе булып калачак, дип ассызыкладылар Рәсимә Садыйкова һәм Рәсилә Габдрахманова.

“Татар халкының тарихын, мәдәниятен, милли традицияләрен аңлатып, балаларны бүгенге заманга яраклашырга өйрәтүне максат итеп куябыз”, диде Рәсимә Садыйкова. Рәсилә Габдрахманова исә, гимназиядә быел барлык милли бәйрәмнәрне уздырырга ышандыралар, шуңа өметләнеп яңа уку елын башлыйбыз, диде.

Гимназиядә бүген 500-дән артык укучы исәпләнә. Анда төрле милләт балалары белем ала. Гимназиянең милли юнәлешен саклап калу өчен җәмәгатьчелекнең үз тәкъдимнәре бар. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов гимназиягә Габдулла Тукай исемен бирергә тәкъдим белән чыгуларын әйтте.

Бу ният тормышка ашса, гимназиянең унбер ел элек башлаган гамәле сакланыр һәм милли рухлы зыялылар тәрбияләү дәвам ителер дип ышанасы килә. Укучыларга һәм мөгаллимәләргә яңа уку елында моңа кадәр ирешелгән уңышлары нигезендә яңа мөмкинлекләрне кулланып тагын да югарырак нәтиҗәләр насыйп булсын.
XS
SM
MD
LG