Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:24

Уфада чираттагы каршылык чарасы


3 сентябрьдә Уфада Башкортстан хакимиятләре гамәлләренә каршы алдан игълан ителгән урам җыены үтте. Анда 200ләп кеше катнашты.

Каршылык чарасын Русия Коммунистлар партиясенең Башкортстан республика бүлеге, пенсионерлар фиркасе, “Торак хокукларын яклау” иҗтимагый оешмасы һәм кайбер яшьләр җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре оештырды. Шулай итеп бу урам җыенында өлкән яшьтәге кешеләр һәм яшь-җилкенчәк катнашты.

Шушы ук оешмалар үзләренең соңгы вакыттагы беренче каршылык чарасын узган атнада, 27 августта уздырган иде. Рөхсәтсез оештырылган ул җыенда алар, нигездә, Башкортстан хакимиятләре алдында бер генә таләпне куйды – транспортта йөрүгә ташламалардан (льготалардан) файдалану тәртибен калдыру.

Эш шунда ки, Башкортстан хөкүмәте шәһәрара транспортында йөрү өчен ташламаларны шушы елның 1 сентябреннән үк гамәлдән чыгару турында карар кабул иткән иде. БР Министрлар кабинетының шушы карары пенсионерлар һәм өстенлекле ташламалардан файдаланучы башка кайбер катламнар арасында кискен ризасызлык уятты.

27 августта Уфа шәһәре хакимияте бинасы каршындагы мәйданда оештырылган урам җыенында өлкән яшьтәге 500ләп кеше катнашты. Пенсионерлар үзләренә тиешле льготаларның бетерелүенә шулкадәр нәфрәтләнгән иде ки, алар хәтта башкаланың иң зур урамы – Октябрь проспектын бер сәгатькә якын камауга алды һәм анда һичнинди транспортны үткәрмәде.

Пенсионерлар шәһәр хакимияте түрәләрен сөйләшгә чакырды. Ачулары кабарган әби-бабайларны тәүдә мэр Павел Качкаев тынычландырырга тырышты. Әмма аның эше барып чыкмагач, бирегә республика хөкүмәте башлыгы Раил Сарбаев килергә мәҗбүр булды. Хөкүмәт рәисе, пенсионерларның катгый торуын күреп, транспортта ташламаларның 15 үктәбергә кадәр калдырылачагын ышандырды.

Шул ук көнне каршылык чарасында катнашучылар 3 сентябрьдә тагын да урам җыены оештырачагын әйтте. Һәм менә бу юлы алдан игълан ителгән һәм рөхсәт алынган каршылык чарасы үтте. Әлеге җыенда азрак кеше – 200 чамасы ризасыз катнашты. Шунысы бар – алар бүген транспортта ташламаларны калдыруны таләп иткән шигарьләр белән рәттән тагын берничәне күтәргән иде.

Каршылык чарасында катнашучылар “Башкортстан хакимиятләре, азык-төлеккә хакларны күтәрүне туктатыгыз!”, “Халыкны торак белән тәэмин итегез!” кебек шигарьләр язып алып килгән. Алар бу шигарьләрне тавыш көчәйткеч аша да даими яңгыратып торды. Бу юлы ризасызлар алдына чыккан түрәләр күренмәде. Аның каравы дистәләрчә милиция хезмәткәре тупланган иде бу тирәгә.

Уфадагы каршылык чарасы тыныч кына үтеп китте. Шул ук вакытта анда катнашучылар алдагы атналарда да хакимиятләр гамәлләренә ризасызлык чараларын – урам җыеннарын, пикетларны тагын да оештырачакларын кисәтеп таралашты.

Уфада яшәүче Евгений Кареев атлы өлкән яшьтәге кеше 27 августта узга урамы җыенына бәйле республиканың 5 рәсми киң мәгүлүмат чарасын мәхкәмәгә бирде. Ул аларны шул каршылык чарасы турында халыкка мәгълүмат бирмәүдә гаепли. Чынлап та рәсми матбагалар һәм радио-телевидение бу чара хакында йә бөтенләй дә берни хәбәр итмәде, йә инде бик саран гына бәян итү белән чикләнде.

XS
SM
MD
LG