Accessibility links

Кайнар хәбәр

70% русияле православ динен мәктәптә укытуны хуплый


“Левада-Центр” тикшерү үзәге мәгълүматларына караганда, русияләрнең 70%-ы мәктәпләрдә православ дине нигезләрен укытуга каршы түгел.

Әлеге тикшерү 14-17 август көннәрендә, Русиянең 46 төбәгендә үткәрелгән. Барлыгы 1600 кешенең фикере соралган. Аларның 19%-ы гына мәктәпләрдә православ дине нигезләрен укытуга каршы.

2009 елның июль аенды Русия президенты Дмитрий Медведев кайбер төбәкләрдә сынау рәвешендә дин тарихын укытып карарга тәкъдим итте.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, илнең 18 төбәгендә урнашкан 12 мең мәктәптә дин тарихын укыту дәресләре 2010 елның языннан кертелергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG