Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:30

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов: “Канндагы сәнгать фестивалендә катнашу Татарстанны тагын бер баскычка югарырак күтәрде”, дип белдерә.

“Безнең 23 август көнне анда концертыбыз булды. 2,5 мең кеше җыелган тулы залда артистларыбызны 20 минут дәвамында сәхнәдән җибәрмәделәр. Безнең милләтнең гореф-гадәтләрен, моңлы көйләребезне, мәдәниятебезне басып алкышладылар. Французлар нечкәлекле әйберләрне яхшы аңлыйлар”, ди Айрат Хәмитов.

“Республика Татарстан” газетасы хәбәрчесе Ольга Стрельникова да Канндагы сәнгать фестивален яктыртырга зәңгәрсу яр буена барган иде. “Французлар татар фольклорын гына түгел, ә милли нәкышләр белән эшләнгән ансамбль киемнәрен дә алкышлады”, ди Стрельникова.

Айрат Хәмитов әйтүенчә, французларның күренекле бер кутюрьесы Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева янына килеп, сәхнә киемнәрен нинди данлыклы модельер текте дип сораган. “Без костюмнарны үзебездә тегәбез дигәч, алар шаккатты”, ди Хәмитов.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкарган “Сорнай”, “Гармун”, “Ярмәк вагы”, Парлы бию”, “Бишле бию”, “Ай былбылым” һәм башка җыр-биюләр тамашачыларның гына түгел, ә импресариоларның да күңеленә хуш килгән. Айрат Хәмитов әйтүенчә, татарлар чыгышын карарга алар бөтен дөньядан җыелган булган.

“Хәзер безне Гарәп Әмирлекләренә дә, Италиягә дә, Грециягә дә чакыралар. Бу чарага 15 илдән импресарио килгән иде. Хәзер безнең 2013 елга кадәр чит ил сәфәрләребез бар”, ди Хәмитов. Дөньяга юлны сәнгать сала, аннан соң икътисади мөнәсәбәтләр дә урнаша дип тә өстәде ул.

Канндагы чара “Созвездие-Йолдызлык” республиканың ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең чакыру авазлары белән башланып киткән. Ольга Стрельникова әйтүенчә, Татарстанның яшь йолдызлары чыгышларын карарга данлыклы “кызыл” келәм җәелгән баскычларга тамашачылар алдан ук килеп утырган.

“Төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре татар мәдәнияте белән аралашудан шулкадәр бәхетле иде. Җыр-бию ансамбле һәм “Йолдызлык” лауреатлары чыгышын караган француз яшьләре без моның кадәр үк гүзәл булыр дип уйламаган идек. Хәзер интернеттан бары тик татар җырларын гына эзләячәкбез, диделәр.

Айгөл Хәйри, Айдар Сөләйманов, Рузилә Хәйретдинова башкарган татар җырлары аларда зур кызыксыну уятты”, дип белдерде “Созвездие-Йолдызлык”ның баш продюсеры Дмитрий Туманов. “Созвездие-Йолдызлык” лауреатларына исемле стипендия алу өчен Монаконың “Le Rayonnment” ассоциациясе чеклары тапшырылган.

Канн татар мәдәнияте белән танышуны узган ел ук башлаган булган инде. 2008-дә фестиваль ачкычын тапшырган вакытта Зәңгәрсу яр буенда яшәүчеләрне татар милли ризыклары белән сыйлаган булганнар.

“Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле бик матур итеп Сабантуй бәйрәме үткәргән вакытта, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү уеннарында катнашу өчен озын-озын чиратлар барлыкка килде. Анда бит әле тагын һәр катнашкан кешегә чәк-чәк тә бүләк иттеләр. Уеннарда катнашучы төрле милләт вәкилләре хәтсез күп иде”, ди Туманов.

Канн Сабантуе Һолливуд йолдызлары атлый торган юл янында булган. Туманов татарстаннарга холливуд йолдызлары белән чагыштырганда ким кызыксыну булмагандыр ди. Сабантуй әлеге фестивальнең иң игътибарга лаек бер бәйрәме – таҗы кебегрәк планлаштырылган булган.

“Французлар безнең артистлар янына килеп инглиз, француз һәм рус сүзләрен бергә кушып соклануларын, рәхмәтләрен белдерде.
Чыннан да алар таң калган иде. Чөнки чыгышлар көтелмәгәнчә матур булды”, ди Стрельникова.

Аның әйтүенчә, Татарстаннар чыгышын, Сабантуйны һәркем фотога һәм видеога төшереп калырга тырышкан.

23 августтан 26-сына кадәр Француз Ривьерасының иң үзәгендә Русия сәнгатенең 12-нче фестивале кысаларында Татарстан да үз мәдәниятен тәкъдим итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG