Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовода милләтара бәрелешләр булган


Косованың Косовска Митровица шәһәрендә чәршәмбедән пәнҗешәмбегә төндә җирле албаннар белән серблар арасында бәрелеш булган.

Полиция хәбәренә караганда, биредә ике милләттәге яшьләр бер-берсенә ташлар аткан. Шәһәрнең албаннар яшәгән өлешендә шартлау да булган. Җәрәхәтләнүчеләр турында хәбәр ителми.

Косовска Митровица шәһәрендә мондый бәрелешләр еш була. Косово бәйсезлеген дөньяның 62 иле таныса да, биредә яшәүче серблар моны танымый.
XS
SM
MD
LG