Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең көрд һәм әрмән мәсьәләләре


Төрек җитәкчелеге соңгы айларда зур бәхәсләр тудырган ике мөһим проектны көн тәртибенә китерде. Беренчесе - ил эчендәге көрдләр проблемасы, икенчесе - күрше Әрмәнстан белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру.

Һәр ике проблеманың тамырлары җимерелү алдында торган Госманлы империясенең соңгы елларына таяна. Җимерелү процессы исә 1914 елга Госманлы дәүләтенең беренче дөнья сугышына катнашуы белән башланды.

Госманлы империясе җимерелгәч, көрдләрнең күпчелеге яңа төзелгән Төркия җөмһүрияте, азрак өлеше Госманлыдан Британия тарафыннан яулап алынган һәм соңрак төзелгән Гыйрак белән Сурия республикалары туфракларында калдылар. Төркиядәгеләр дә, Гыйрактагылар да үткәндә гыйсьяннар куптардылар.

Төркиядәге соңгы күтәрелеш әле дә дәвам итә. 1984 елдан бирле ПКК 30 меңнән артык кешенең үлүенә сәбәпче булды. Аларның 5 меңнән артыгын төрек гаскәрләре тәшкил итә. Ләкин гыйрактагылардан тыш, Төркия, Сурия һәм Ирандагыларның тулы бәйсезлек казану әлегә күренми.

Әрмәннәр исә Госманлының оттырачагын сизеп, руслар белән хезмәттәшлек итә башлады. Нәтиҗәдә госманлы хөкүмәте әрмәннәрне сөрү карары бирде. Төрек саннарына караганда 350 мең, ә әрмән саннарына күз салсак, бер миллоннан артык кеше сөргенгә дучар ителгән.

Дөньяда исә 1915 елның апрелендә булган бу вакыйгага геноцид дигән бәя бирелә. Төрек ягы моны катгый рәвештә инкарь итә һәм бу гыйсьяннар сәбәпле сөрген генә иде, ди. Шул сәбәпле дә, Төркиянең үзендә әрмән азчылыгы калмады дияргә була.

Инде Төркия ил эчендә дә легаль көрд сәяси хәрәкәтенең башлануы, ягъни көрдләрнең Демократик Җәмгыять Партиясенең парламентта урын алуы һәм ПКК террорының 35 елдан бирле туктала алмавы сәбәпле, шушы террорны бетерү, көрдләрне канәгатьләндерү юлларын табу өчен көрдләр белән уртак тел табарга тырыша.

Теге яктан бу атнада Әрмәнстан белән сәяси диалог башлау өчен уртак протокол әзерләнгән булуы һәр ике илнең тышкы эшләр министрлыклары тарафыннан белдерелде. Әмма башта бу протокол һәр ике илнең парламентлары тарафыннан расланырга тиеш.
Бу исә Төркиядә кызу дебатлар кабындырды.
Оппозицион партияләр хөкүмәтне “көрд”, яки соңрак исеме “демократик”ка алмаштырылган проект илне бүлүгә китермәсен дип тәнкыйтьлиләр.

Дөрес, радикал көрдләр дә хөкүмәттән конституциягә төрек милләте исеме янына көрд милләте исеме дә куелсын дигән таләп куялар. Ә конституциянең бу маддәсе үзгәртелә алмый диелә.

Төрек хөкүмәте көрд һәм Әрмәнстан сәясәтләре сәбәпле дөньяда мактаулар ала. Хәтта Төркия Европа берлегенең быелгы рапортында бу адымнары өчен мактала. Ләкин Төркиядә ПКК белән көрәшкәндә шәһит булганнарның ата-аналары, радикал төркемнәр һәм оппозиция ПКК яки аның төрмәдә тотылган лидеры Абдуллаһ Өҗалан белән диалог урнаштыруга каршы.

Шулай ук Әрмәнстан белән якынлашу, төрек-әрмән чиген ачу мәсьләләсендә дә реакция бар. Чөнки Төркия әрмәннәр Таулы Карабахны Азәрбайҗаннарга кире тапшырмыйча, чикләр ачылмаячак дигән позициядә тора иде. Соңгы протокол Азәрбайҗанда да Төркиягә каршы көчле реакция тудырды. Әрмәнстанның үзендә исә Дашнак партиясе җитәкчелеге бу якынлашуга каршы чыгыла башланды.
XS
SM
MD
LG