Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” авыз ачтырды


“Шәрык” клубында үткәрелә торган ифтар мәҗлесләрендә дин, тел, милләт, татар матбугаты турында да сөйләшәләр.

Рамазан ае дәвамында татар яшьләренең “Шәрык” клубында ифтар кичәләре уза. Аның чираттагысын “Безнең гәҗит” газеты мөхәррире Илфат Фәйзрахманов оештырды.

Авыз ачуда 70-ләп кеше катнашты. Коръән аятьләре укылды, вәгазь тыңланды һәм шунда ук намаз да кылынды. Мәҗлескә “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов, язучы Госман Гомәр дә килде. Хәзрәт әйтүенчә, Ураза тотучы кешеләрне авыз ачтырган кешегә Ураза тотучы кешенеке кадәр әҗер-савап языла.

“Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) “Уразалы кешенең ике төрле бәхете бар дип әйткән. Беренчесе бу дөньяда, икенчесе ахирәттә. Бу дөньяда нинди бәхет? Көне буе ач торабыз да – шулмы бәхет дип уйларсыз. Ифтар мәҗлесләренә җыелып сөйләшү – үзе бер кызык. Аны без ел буе искә алабыз. Икенчесе – Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнне махсус Раян ишегеннән җәннәткә кертер, дигән пәйгамбәребез. Тормышта да депутатлар өчен махсус юл бар диләр. Шул бәхеткә ирешергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!”, ди Алмаз хәзрәт Мөхлисов.
“Гармун телләре”, “Юлбарыс тырнагы” китаплары авторы Госман Гомәр исә хәзерге татар яшьләренең элеккеге буыннан аерылып торуын искәртте. Яшьли дингә килүчеләрнең тормышлары матур булыр, диде ул.

Газетның интернет сәхифәсе яңара


Ярты ел чамасы гына эшләп килүче (beznen.ru) интернет сәхифәсен заманча үзгәрешләр көтә. Чөнки хәзер күпләр интернетта яши. Газетның интернет варианты газетның тиражына комачау итми икән. Гәрчә, Илфат Фәйзрахмановны сайт ачар алдыннан “Безнең гәҗит”нең тиражын төшәчәк дип кисәтүчеләр дә булган. Мөхәррир исә 5 елдан татар интернеты да зур үсеш кичерер дип саный.

Ислам татар телен җимермәсен!

Илфат Фәйзрахмановны исә Ислам диненә үтеп кергән, татарларга хас булмаган төрле агымнар борчый. Татарлар 1000 ел үтәп килгән гореф-гадәтләрне дөрес булмаган дип йөрүчеләр күбәйде, ди ул.

“Мәчеттән-мәчеткә вәгазь тыңлап йөрүче 23 яшьлек егет белән әңгәмә кордым. Әти-әниләрен кәфер дип әйтә. “Эчкечеләр, әллә булдыксыз кешеләрме?”, дип сорыйм. Юк, намаз укымаган кеше кәфер була, ди. Ә үзе әти-әнисе хисабына көн күрә икән”, ди Фәйзрахманов.

Журналист әйтүенчә, моңарчы татар теле Ислам дине аркасында гына сакланып килгән. Ә хәзер чит илләрдән үтеп кергән Ислам безнең телебезне җимерергә тиеш түгел.

Татар телен бер яктан Мәскәү киссә, икенче яктан үзебезнекеләр астан кимерә. Менә бу бик куркыныч әйбер, ди.

Фәйзрахманов фикеренчә, бу катлаулы мәсьәлә турында хәзер журналистларга күбрәк язу, халыкка, укытучыларга, ата-аналарга аңлату зарур. Ә “Шәрык”кә йөрүче яулыклы кызларның, түбәтәйле егетләрнең дингә дә, тел өйрәнүгә, татар мәгърифәтенә омтылуларын һәркем искәртте.
XS
SM
MD
LG