Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:49

Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин: “Мәктәпләрдә дин дәресләрен укыту програмына кертергә кирәк. Әмма моның өчен әзерлек эшләре тулысынча башкарылмады”.

Яңа уку елыннан Русия президенты карары нигезендә мәктәпләрдә дин дәресләре укытылачак. Ул дәресләрне нинди программа нигезендә, кем алып барачак? Мәктәпләрдә башка фәннәрне укытучылар югары уку йортларында биш елдан да ким белем тупламый, дип башлады сүзен Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

“Бар инде укыту үзәкләре. Анда мөселман һәм христиан динен тотучылар мәгълүмат туплау өчен киләчәк. Әмма анда укыту сәгатьләре күбрәк каралырга тиеш. Берничә сәгатьтә бу мөмкин түгел. Дин дәресен бирү өчен укытучыга үзенә өйрәнергә кирәк. Тәрбия кылмаган, гыйлеме булмаган укытучы балага нинди мәгълүмат бирә алсын. Башка фәннәрне мәктәптә укыту хокукына ия булу өчен укытучы институтларда биш ел белем ала. Ә бу авыр һәм тирән мәгънәле фәнне өйрәтергә ул ничек булдыра алыр микән?”, диде Фаиз хәзрәт.

Бүген дөньяга караш мәсьәләләрдә дини һәм фәнни аңлатмалар бер-берсенә капма-каршы тора, аларны балаларга ничек җиткерергә? "Бу һәм башка бик күп сорауларга әле төгәл җавап та, аңлатмалар да юкю. Инде динне мәктәпләргә кертәбез икән, программа үзгәртелергә тиеш", дип ассызыклады Фаиз хәзрәт.

Мәктәпләрдә дин дәресләрен укыта башлауга Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин уңай карашта. Әмма, укытуны әле башларга иртәрәк, бу хакта инде күптән сөйләшүләр алып барылуына карамастан, мәктәпләр моңа әзер түгел, диде. Беренчедән, кадрлар мәсьәләсе хәл ителмәгән. Икенчедән, программа билгеле түгел, һәм тагын башка чишелмәгән сораулар күп дип уртаклашты хәзрәт.

Башка илләрдә мәктәп һәм гимназияләрдә ир һәм кыз балаларны аерым укыту гамәлгә кертелгән. Безнең мәктәпләрдә дә шушы юлдан китү мөмкин. Бу очракта балаларда әдәплелек кагыйдәләре күбрәк бирелер иде дигән фикердә Фаиз хәзрәт.

Дин дәресләрен алып баруның икенче – тәрбияви ягы да зур. Шул ук вакытта, балалар бер-берсенә рәхимсез дә була. Фаиз хәзрәт сыйныфларда күпчелек православие динен тотучылар булып, бер-ике генә ислам динендәге балага башкалар тарафыннан тискәре караш, рәнҗетү булмасмы дип тә шикләнә.

"Шул ук вакытта укытучы да православие дине вәкиле икән, ул үзе тоткан дингә күбрәк басым ясавы да мөмкин. Шуңа да, башта махсус белем алган укытучылар, төрле конфессияләр тарафыннан расланган укыту программасы, китаплар булдырылгач кына әлеге дәресләрне алып бару мөмкин", дип ассызыклады Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG