Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

Милли хәрәкәт хатлар яза, җаваплар ала


Эзәрлекләнүләргә дучар булган татар милли хәрәкәте вәкилләре үз хокукларын яклап каршылык чаралары уздырудан арыдылар, кебек. Милли хәрәкәт вәкилләре дәүләт җитәкчеләренә хокук органнары эшчәнлегенә зарланып хатлар яза башлады.

Милли хәрәкәт активистлары һәм ветераннары исеменнән язылган мөрәҗәгатьләр быелның июль аенда Татарстан президенты Минңтимер Шәймиев һәм Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә җибәрелә. Милли хәрәкәтнең 10 активисты имза куйган хатның кыскача эчтәлеге мондый:

“2008 елның 20 декабрендә Милли Мәҗлес җыелышында катнашкан бер доцентны быел июнь башында ФСБга чакыртканнар һәм эшендә төрле уңайлыклар вәгъдә итеп, аның белән контракт төзергә тәкъдим иткәннәр. Ул контракт төзүдән баш тарткач, төрлечә янаулар белән куркытырга тырышып, психологик басым ясаганнар. Әлеге сөйләшүне үзарада калдыру максатыннан, доцентка мәҗбүри кул куйдырырга маташканнар.

Татарстанда бу вакыйга аерым очрак кына булса, бер хәл булыр иде, әмма андыйлар бихисап. Мисал итеп, Казан шәһәрендә татар милли хәрәкәтендә катнаша башлаган яшьләр белән булган хәлләрне китерергә мөмкин. Аларны ФСБ хезмәткәрләре укыган урыннарына килеп тә аулыйлар. Башта бер төркем мөселманнарны төрмәгә утырттылар, аннары яклап чыгучыларны төркем-төркем җыеп алдылар.

Татарстан парламентында бу мәсьәлә буенча тыңлаулар булып узган иде. Ләкин анда берьяклы чыгышларны гына уздырып, ягъни хокук саклау органнары вәкилләрен генә тыңлап, депутатларны мөселманнарның “гаепле” булуына “ышандырдылар”. Югыйсә, алдан парламент комиссиясе төзелеп, бу эш төрле яклап тикшерелергә, ә ул комиссия нәтиҗәсен тыңлау беренче планга куелырга тиеш иде.

Бүгенге көндә дә татар милли хәрәкәте активистларын сыналган иске юллар белән иректән мәхрүм итергә тырышалар: Милли Мәҗлескә дә “милләтара ызгыш кузгату” дип җинаять тә гаепләргә маташтылар. Инде хәзер, аларны яклап йөрүчеләргә каршы да мәкерле алымнар кулланыла. Әйтик, күптән түгел “Азатлык” татар яшьләре берлегенең элеккеге рәисе Тәлгать Әхмәдишинны Бакуда узган төрки яшьләр җыенына җибәрмәскә тырышып, машинасының бензин багына пычрак су салдылар һәм машинаны эштән чыгардылар.

Килеп туган вәзгыятьтән күренгәнчә, киләчәктә ФСБ тарафыннан татар халкының милли хәрәкәтенә һәм зыялыларына каршы тагын да мәкерлерәк алымнар кулланылуы ихтимал”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Чаллы милли хәрәкәте активистлары һәм ветераннары үзләренең мөрәҗәгатендә тәкъдимнәрен дә әйттеләр. Алар Русия федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстандагы эшчәнлеген тикшерү өчен парламент комиссиясе төзергә, диләр. Төрле сәбәпләр белән ФСБга чакыртылган һәм басымга дучар ителгән татар милли хәрәкәте вәкилләренең андый комиссия алдында чыгыш ясарга әзер булуларын да күрсәтәләр. Мөрәҗәгатьтә шулай ук Татарстанда ФСБны Татарстан юрисдикциясенә күчерү мәсьәләсен күтәрергә, диелә.

Яңа ачылган дәлилләргә таянып, соңгы елларда хөкем ителгән мөселманнар эшен яңадан каратырга, татар милли хәрәкәте активистларына карата башланган җинаять эшләрен туктатырга, дигән тәкъдимнәр дә бар. БТИҮнең элекке рәисе Зиннур Әһлиуллин, “Азатлык” татар яшьләре берлегенең элекке рәисе Тәлгать Әхмәдишин, “Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдинов һәм башкалар имза куйган бу мөрәҗәгать уңаеннан Казаннан җавап алынды.

Татарстан президенты аппаратыннан әлеге мөрәҗәгатьне карау өчен Татарстан прокуроры К.Әмировка, ФСБның Татарстан буенча идарә башлыгы Е. Вдовинга, Татарстан куркынычсызлык Шурасы секретаре В.Сәлимовка җибәрелгән. Милли хәрәкәт активистларының мөрәҗәгатенә Татарстан Дәүләт Шура рәисе Ф.Мөхәммәтшин имзасы белән карау өчен алда әйтелгән кешеләргә һәм дәүләт Шурасының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча Разил Вәлиевка җибәрелүе әйтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG