Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкка ярдәм программасы кирәк


Башкортстандагы танылган икътисад белгече Ринат Гатауллин әйтүенчә, республикада алдагы айларда хакимиятләргә каршы ризасызлык чаралары тагын да артачак.

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин фикеренчә, Башкортстан хакимиятләре соңгы елларда халыкны социаль яклау тәңгәлендә бик аз эшләде. Алай гына да түгел, яхшы эшләнгән социаль программа хәтта бөтенләй дә булмады, ди икътисад белгече. “Ә инде бар дөньяда башланган икътисад төшенкелеге Башкортстан хакимиятләренең кимчелекләрен тулысынча ачып салды, - ди Ринат Гатауллин. - Җитәкчеләр “бездә барысы да алда гөл” дип мактанырга яратса да, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Башкортстанда халыкка ярдәм проектлары юк дәрәҗәсендә”.

Ринат Гатауллин фикеренчә, соңгы елларда Башкортстан бюджетын нефть белән газга бәяләрнең югары булуы коткарып килде. “Ул чакта башка җитештерү күләмнәрен арттыру турында уйлаучы да булмады. Менә шушы хәл хәзер социаль өлкәгә дә китереп суга”, - ди Ринат әфәнде.

“Башкортстан хөкүмәтенең халыкка социаль яктан ярдәм күрсәтүне киметә баруы бер хәл, әле ул хәтта хезмәт хакларын түләүне дә җайга сала алмый. Мисал өчен Башкортстанда элекке 2 меңнән артык колхоз-совхозлар бар. Алардагы бурычларны кушып санасаң, 2 миллиард сумнан артык бурыч килеп чыга. Шулай итеп миллиардларча сум хезмәт хакы бурычлары җыелып китә”, - ди Ринат Гатауллин.

Ринат әфәнденең сүзләренең хаклыгына шикләнмәскә була. Яңарак Түбән Новгородта булган киңәшмәдә Русия баш прокуроры Юрий Чайка да, ил президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Григорий Рапота да Башкортстандагы хәлләрне каты тәнкыйть утына тотты. Хезмәт хаклары бурычлары әллә ничә тапкырга киметелеп күрсәтелә, дип билгеләде алар Башкортстандагы хәлләргә анализ ясап.

“Бу гамәлләр республикадагы хәлләрне бизәкләп, матурлап күрсәтү өчен, республика президенты абруен төшермәс өчен эшләнә”, - ди икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин.
XS
SM
MD
LG