Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның мөһим калалары Көнчыгышка күчә


Forbes журналы тикшерүләренә караганда киләчәктә дөньяның үзәк башкалалары Көнбатышта түгел, ә Көнчыгышта булачак. Лондон, Нью-Йорк, Париж урыннарын Шанхай, Пекин, Мумбай алачак.

Әлеге тармакта алдынгылыкны үсеп баручы илләр алачак. Forbes журналы бәян иткән киләчәк башкалалар исемлегенә Көнбатыштан ике генә шәһәр кергән. Беренче унлыкта Мәскәү дә бар.

Журнал белгечләре фикеренчә, Көнчыгышта хәзер дә Токио, Сеул, Һонконг, Сингапур кебек үзәк шәһәрләр бар. Әмма алар заманасы тәмамланды. Хәзер беренче урыннарга үсеп баручы илләр дәгъвә итә.

Башкалалар исемлегендә беренче урында Шанхай тора. 25 ел элек бу шәһәрдә берничә машина һәм иске йортлар гына күреп булган булса, хәзер ул иң зурлардан берсе. Биредә 20 миллионнан артык кеше яши.

Икенче урында Мәскәү бара. 15 ел элек шәһәр кибетләрендә озын-озын чиратлар булса, хәзер ул дөньяның иң тиз үсеп баручы шәһәрләренең берсе. Биредә 10 миллионнан артык кеше яши.

Өченче урында Кытайның Пекин шәһәре. Биредә 2008 елда Олимпия уеннары үткәрелде. Белгечләр, әлеге шәһәрдә борыңгы архитектура ядкәрләренең сакланып калуы белән беррәттән, заманча биналар төзелүен ассызыклый.

Һиндстанның Мумбай (элекке Бомбей) шәһәре дүртенче урында. Бу шәһәрдә әле дә тораклар бик тузган хәлдә, әмма белгечләр киләчәктә биредә иң зур икътисади үзәк була алачак, дип фаразлый.

Бишенче урында Бразилиянең Сан-Паоло шәһәре. Биредә сәнәгать алга киткән. 2014 елда дөнья футбол беренчелеге уеннары үткәреләчәк. Бразилия хөкүмәте алдагы елларда илне үстерүгә 43 миллиард доллар сарыф итмәкче. Әлеге акчаларның күп өлеше Сан-Паолога бирелер дип көтелә.

Алтынчы урында Дубаи шәһәре. Ул үзенең иң биек биналары һәм нефть чыгаруы һәм эшкәртүе белән таныла. Икътисадый кризис сәбәпле, әлеге шәһәр зур югалтулар кичерсә дә, белгечләр бу авырлыкларның вакытлыча гына булуына ышана.

Инде шактый гына үсеш алган Канаданың Калгари шәһәре исемлектә бары тик җиденче урында гына. Биредә бизнес алып барырга бөтен шартлар да тудырылган. Кайбер фаразлар буенча, быел шәһәрнең гомуми еллык кереме 4% артачак. Калгари нефть эшкәртү сәнәгате белән дан тота.

Сигезенче урында Австралиянең Перт шәһәре.

Тугызынчы белән унынчы урыннарда АКШның Һьюстон белән Даллас шәһәрләре тора. Биредә энергетика тармагы үсеш алган. Соңгы ун елда әлеге шәһәрләрдә халык саны үсеше Нью-Йорк, Лос-Анҗелес, Чикаго һәм Сан-Францискога караганда 6 тапкрыга күбрәк булган.
XS
SM
MD
LG