Accessibility links

Британиягә таркалу яныймы?


1746 елда бәйсезлеген югалткан Шотландия үз халкына Британия патшалыгыннан аерылып чыгу турында референдум тәкъдим итәчәк.

Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Шотландиянең милли фиркасе җитәкчесе Алекс Салмонд белдерде. Яңа парламентта күпчелектә булган милләтчеләр 2010 елда референдум уздыру турында канун өлгесен әзерли.

“Мин Шотландиянең дөньяның башка илләрендә булган үзенең бәйсез икътисади һәм финанс көче булуын телим”, диде партия башлыгы.

Милләтчеләр Шотландиягә бәйсезлек алу нияте белән 2007 елда узган парламент сайлавында җиңде. Быел илнең парламенты булдырылганга 10 гына ел тулды.

Референдумга өч сорау

Бүгенге көндә Шотландия Британия патшалыгы кысаларында киң автономиягә ия, ягъни Шотландия сәламәтлек саклау, мәгариф, транспорт һәм юстициягә кагылган үз карарларын кабул итә ала. Беренче сорау менә бу автономияне саклау турында булачак.

Икенче сорауда, сез бу вәкәләтләрне киңәйтергә телисезме, диелгән. Һәм өченчесе Берләшкән патшалыктан чыгуны яклыйсызмы, дип куелачак.

Шотландиянең дәүләтчелек тарихы бар, халыкның бәйсезлек юлын сайлаячагы фаразлана. Шотландия референдум уздыра калса - патшалыкның башка өлешләре - Уэльс һәм Төньяк Ирландия дә мөстакыйльлек ниятен белдерәчәк. Лондон моны яхшы аңлый һәм Шотландиядә бәйсезлек мәсьәләсен референдумга җиткермәс өчен мөмкин булган барлык чараларны да күрәчәк.

Халык арасында үткәрелгән фикер белешүләргә караганда, Британия халкы Шотландиянең аерылу ихтималына тыныч карый.
XS
SM
MD
LG