Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русиягә августта алган газ өчен алдан түләп куйды


“Нафтогаз Украины” ширкәте матбугат сәркатибе Валентин Землянский хәбәр иткәнчә, ширкәт “Газпром” хисабына 667 миллион доллар күчергән. Килешү буенча Украина газ өчен түләүне һәр айның җиденче көненнән дә соңлатмаска тиеш.

Шушы көннәрдә Русия премьер-министры Владимир Путинның Украина хөкүмәте башлыгы Юлия Тимошенко белән очрашуында, Киевның кулланылган газ өчен генә түлиячәге турында килешенде.

Шулай ук, бу очрашуда Тимошенко 2010 елда Русия газын Украина аша кудыру бәясе 65-70% артачак дип белдерде.
XS
SM
MD
LG