Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

Русия халкының зур өлеше илгә террор куркынычы читтән яный дип уйлый. Тикшеренү күрсәткәнчә, андыйларның саны арта бара. Моны Русиядә киң җәелгән "тышкы дошман эзләү"нең бер нәтиҗәсе буларак бәяләргә мөмкин.

Русиядә террор куркынычын ил халкы беренче чиратта чечен каршылыгыннан күрә, әмма андый фикердә торучылар саны елдан-ел кими бара. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге ВЦИОМ үткәргән тикшеренү шуны күрсәтә. 2-3 ел элек бу сан 43-47% тирәсендә булса, хәзер 38%-ка калган.

Берүк вакытта Русиядән читтә эш алып барган төрле радикал исламчы төркемнәрдән курку арта бара. Аларның Русиядә нинди дә булса террор оештыруыннан хәзер һәр өченче кеше (31%) шүрли икән, 2007 елда мондый куркулар һәр дүртенче кешедә генә булган.

Террор куркынычы җинаятчел, мафия төркемнәреннән яный дигән фикерне сораштырылганнарның 13% яклый, бу күрсәткеч тә кимегән - 2006 елда ул 19% булган.

Ә инде Русиядә террор белән урысларның үз милләтчел оешмалары шөгелләнә ала дигән карашны яклаучылар юк диярлек, бары 6% кына.

Террор артында кем торуын телевизор әйтеп бирә


Халыкның террор куркынычын һаман да исламга бәйләп каравын Русиядәге рәсми мәгълүмат чараларының, беренче чиратта федераль хөкүмәт кулындагы телеканалларның төп игътибарны нәкъ менә шуңа бирүе, беръяклы гына мәгълүмат бирүе белән аңлатып була.

ВЦИОМ моны раслаучы тагын бер дәлил ачыклаган - террор куркынычы Русиягә американнардан, Кушма Штатлардан яный дип санаучылар соңгы ике ел эчендә 3 мәртәбә арткан. 2007 елда бу сан 8% булса, хәзер шулай дип 26%, ягъни һәр дүртенче кеше исәпли икән.

Сер түгел, соңгы елларда Русиядә Америкага каршы пропаганда күзгә-күренеп артты, бигрәк тә былтыр Русия Абхазия һәм Көньяк Осетияне басып алганнан соң.

Элек Мәскәү ил халкын эчке дошманга каршы берләштерүгә басым ясаса, хәзер андый дошман читтән эзләнә.

Шул сәбәпле "Төньяк Кавказда булган террор гамәлләре артында кемнәр тора?" дигән сорауга "җирле террорчылар" дип җавап бирүчеләр азая бара (2004 елда 49%, хәзер 42%), ә "Русияне көчсезләндерүне теләгән Көнбатыш" диючеләр арта - 2004 елда 21%, ә хәзер 30% шундый фикердә.

Тагын 28%-ы Русиядәге террор артында "Әл-Ка'идә" тора дип исәпли. Ягъни күпчелек террор тамырларының ил эчендә булуын кабул итми.

Хакимият үзенә кирәк булганча аңлата


Бу Русиянең хәзерге хөкүмәте алга сөргән караш - чеченнарның бәйсезлек хәрәкәтен дә элекке президент, хәзерге премьер-министр Путин "кайбер чит мәмләкәтләрнең Русиядән майлы калҗа кисеп алырга теләве" дип аңлаткан иде

Хакимияттән читтә торган белгечләр, хокук яклаучылар исә террор тудырган шартларның Русиянең үзендә дә, бигрәк тә Төньяк Кавказда җитәрлек булуын әйтеп килә. Коррупциянең ышанмаслык дәрәҗәдә тамыр җәюе, яшьләр арасында эшсезлекнең югары булуы, туган-тумачалыкка корылган хакимиятнең көндәлек проблемаларны хәл итә алмавы, федераль хөкүмәтнең илдәге милли мәсьәләләрне күрмәве - болар барысы да террорчылык өчен уңай шартлар буларак китерелә.

XS
SM
MD
LG