Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 3 алман хәрбие яраланды


Әфганстанның төньягындагы Кундуз шәһәрендә булган бомбалы һөҗүмдә 3 алман хәрбие яраланды. Кундуз-Тахар юлында урнаштырылган бомба хәрби конвой узганда шартлый. НАТО сугыш очкычларының кичә Кундузда алып барган һава һөҗүмнәрендә гади халыктан да зыян күрүчеләр булган иде. Һава һөҗүме әмерен алман командир тарафыннан бирелүе ачыкланган иде. Төбәктә 3 мең 500 чамасы Германия хәрбие бар.
XS
SM
MD
LG