Accessibility links

чәршәмбе, 22 февраль 2017, Казан вакыты 07:35

Кырымда 170 бала агуланган


Кырымда Джанкой шәһәрендә 5 балалар бакчасыннан 170 бала агуланып хастаханәгә җибәрелгән. Берсенең хәле бик авыр диелә.

Алдан хәбәр ителгәнчә, пәнҗешәмбе-җөмга көннәрендә агуланучыларның саны 60 кеше иде. Украина сәламәтлек саклау министры Василий Князевич сүзләренчә, балалар сөт ризыкларыннан агуланырга мөмкин.

Күпләп агулану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

XS
SM
MD
LG