Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия Грузиянең тимер юлындагы шартлауга катышын кире какты


Сухум – Абхазия президентының Гал төбәгендәге вәкиле Руслан Кишмариа, Грузиянең тимер юлында булган шартлауга абхаз ягының катышы бар, дигән хәбәрне кире какты.

Якшәмбедә Көнбатыш Грузия тимер юлында, Абхазия чигендәге Ингири авылы янында көчле шартлау булган. Зыян күрүчеләр юк, диелә.

Грузиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, шартлауга берничә минут кала бу урыннан юлчы трән үтәсе булган.

Шартлаткыч тимер юл буена куелган булган.

Соңгы берничә айда бу Грузия тимер юлында инде өченче шартлау.
XS
SM
MD
LG