Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран социаль фәннәрне укыту рәвешен үзгәртә


Тәһран – Иранның рәсми ИРНА агентлыгы, Иран университетларда социаль фәннәрне укыту рәвеше күздән кичереләчәк, дип хәбәр итте.

Иранның Һуманитар һәм мәдәни тикшеренүләр институты башлыгы Хәмит Риза Аятуллаһи сүзләренчә, аңа югары белем програмнарын үзгәртү эше йөкләнгән.

Айтуллаһи сүзләренчә, бу програмнарның зур өлеше Иран-ислам мәдәниятенә туры килмәгән булгән. Хәзер алар рухи җитәкче киңәшләре нигезендә үзгәртеләчәк, диде ул.

Узган атна Иранның рухи җитәкчесе аятулла Али Хөмәнеи профессорлар һәм студентлар белән очрашуы вакытында “социаль фәннәр материализмга һәм ислам тәгълиматларына ышанмауны күз алдында тоткан фәлсәфәгә нигезләнгән” дигән сүзләр әйткән иде.
XS
SM
MD
LG