Accessibility links

сишәмбе, 25 апрель 2017, Казан вакыты 09:56

Карзаи җиңүгә якынлашты


Кабул – Әфганстан җитәкчесе Хәмит Карзаи президент сайлауда җиңүгә якынлашты.

Якшәмбедә сайлау рәсмиләре, тавышларның дүрттән-өчен санап чыкканнан соң, Карзаи 48.5% җыйган дип хәбәр итте.

Аның төп көндәше, элекке тышкы эшләр министры Абдулла Абдулла 32% чамасы җыйган.

Беренче турда җиңү өчен 50%+1 тавыш кирәк.

Берүк вакытта күпсанлы тәртип бозулар теркәлү сәбәпе, 450 тавыш бирү урынында сайлау нәтиҗәләре көчтән чыгарылган.

28 меңләп тавыш бирү урыныннан барлыгы 2 меңләп шикаять килгән.

Ахыр нәтиҗәләр бар шикаятьләр тикшерелеп чыкканнан соң игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG