Accessibility links

Кайнар хәбәр

КД Авиа юлчыларын башкалар ташый


Калининград – Калининград һава юлларының 800-дән артык юлчысын шимбә көнне башка кампанияләр хезмәтләндерде.

Элегрәк Росавиация ширкәте, кулларында КД Авиа билетлары булган юлчылар 55 көн эчендә башка кампания очкычлары белән оча ала дип хәбәр иткән иде.

Җомга көнне Калининград өлкәсенең арбитраж мәхкәмәсе КД Авиа ширкәтенең банкротлык эшен тикшерә башлады. Ширкәтнең бурычлары 11 миллиард рубльдән артып киткән.
XS
SM
MD
LG