Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ахтисаари: Европа Төркия белән сөйләшүләрне суза


Нобель тынычлык бүләге лауреаты Мартти Ахтисаари Европа берлеген, Төркия белән сөйләшүләрне сузуда гаепли. «Кайбер илләрнең каршы булуларына карамастан, 2005 елда башланган бу сөйләшүләрне дәвам итәргә кирәк», ди ул.

Элек Финляндия президенты булган Ахтисаари, хәзер элекке хөкүмәт башлыклары, тышкы эшләр министрлары һәм башка югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр булган шәхесләрдән торучы бәйсез белгечләр төркемен җитәкли.

Төркияне Европа берлегенә кертүгә Франция, Германия, Кипр һәм Греция каршы чыга.
XS
SM
MD
LG