Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада “Яңа гасыр”ны карау өчен көрәш бара


Туймазы районы татарлары үз телендә телевидение карау өчен озаклап көрәшкәннән соң, Октябрьский шәһәрендә кабель телевидение аша “Яңа гасыр” каналы күрсәтелә башлады.

Моның өчен Октябрьский шәһәре җәмәгатьчелеге күп еллар буе көрәште. Ниһаять, аларга “Яңа гасыр” каналын карау насыйп булды.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең Туймазы бүлекчәсе рәисе Замир Низаметдинов сүзләренә караганда, алар Русия, Башкортстан һәм Татарстан президентларына бик күп хатлар җибәргәннәр.

Идел буе федераль округы аппараты соравы буенча Башкортстан җитәкчеләре дүрт шәһәрдә Казан тапшыруларын карау мөмкин дип хәбәр иткән Алар: Октябрьский, Агыйдел, Нефтекама һәм Сибай шәһәрләре. Замир Низаметдинов сүзләренчә, Туймазы шәһәрендә Казан телевидениесен карау өчен дистәләрчә хатлар, мөрәҗәгатьләр язу да ярдәм итмәгән.
XS
SM
MD
LG