Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:52

28-29 сентябрь көнне Казанда “Русия һәм чит илдә мөселман мәгарифе” дигән халыкара конференция узачак. Анда дәүләт һәм ислам уку йортлары вәкилләре катнашачак.

28-29 сентябрь көнне Казанда “Русия һәм чит илдә мөселман мәгарифе” дигән халыкара конференция узачак. Анда дәүләт һәм ислам уку йортлары вәкилләре катнашачак.

Конференцияне Ислам конференциясе оешмасы каршындагы мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре ислам җәмгыяте ярдәмендә татар дәүләт һуманитар педагогика университеты һәм Русия ислам университеты оештыра.

Чара кысаларында мөселман белеме системасы үсеш перспективалары һәм аның бүгенге хәле, Русия исламы тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә максатчан дәүләт программалары турында сөйләшү каралган.

Татар дәүләт һуманитар педагогика университетының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, конференциядә аеруча да мөселман белем бирү оешмалары халыкара хезмәттәшлеге һәм аның дөньякүләм яшәешкә мөнәсәбәте мәсьәләсе тикшереләчәк.

Чарада Русия, БДБ һәм ерак чит илләрдән ислам һәм дәүләт уку йортлары, халыкара мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре ислам оешмасы җитәкчеләре, ислам дөньясы университеты федерациясе вәкилләре, фән, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләренең катнашуы көтелә.

Конференциядә берничә бүлек каралачак: Русия һәм чит илдә мөселман мәгарифе үсешенең заманча тенденцияләре, бүгенге мәгариф системасында төбәктәге мөселман мәгарифе традицияләре, төрле конфессия шартларында мөселман мәгарифе, белем бирү өлкәсе кысаларында элек кулланылган рухи мирасны кайтару мәсьәләләре, мөселман мәгарифендәге инновацияләр.

XS
SM
MD
LG