Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт торак фонды вәгъдәсендә торырмы?


Социаль ипотека программасында чиратта торучылар фатирларга бәйге булачагына өметен бөтенләй диярлек югалтты. Торак фонды башлыгы Казанда ул сентябрьдә булачак дип ышандыра.

Татарстан президенты каршындагы дәүләт торак фонды бышлагы Тәлгать Абдуллин белән хөкүмәт бинасында булган матбугат очрашуында сорауны интернет аша һәркем бирә ала иде. Һәм чыннан да сораулар шактый булды. Чөнки әлеге мәсьәлә бүген күпләрне кызыксындыра.

Сорауларның күбесе фатирларга бәйге кайчан уйнатылачагы белән бәйле иде. Абдулллин һәрвакыттагыча сорауларга “урап-урап” җавап бирергә тырышса да, шул ук сораулар кабат-кабат килә башлагач инде халыкның төгәлрәк җавап көтүен аңлады төсле. Чөнки бүгенге көндә бу тармакта аңлашылмаган мәсьәләләр шактый. Түрәләр үзара нидер бүлә, хөкүмәттә һәрдаим җыелышлар уза, ә фатирлар күренми.

Абдуллин сүзләренчә, Казанда социаль ипотека нигезендә фатирларга бәйге инде сентябрьдә үк уйнатылачак икән. Хәзер сентябрь булганны исәпкә алсаң, димәк күп көтәсе калмаган. Әмма халык әлеге сүзгә ышаныр микән. Чөнки узган матбугат очрашуында дәүләт торак фонды бәйге июльдә үтәчәк дип вәгъдә биргән иде. Күрәсең ул “аерым кешеләр” өчен генә уздырылгандыр. Ник дигәндә, социаль ипотека программасы нигезендәге бәйге әле быел бөтенләй булганы юк.

Торак фонды башлыгы сүзләренчә, фатирларны уйнату күпчелектә декабрьгә туры киләчәк. Һәм анда тулысынча тапшырылган йортлар белән берәттән әле төзелеп бетмәгәннәренә дә бәйге булачак.

Абдуллин быел барлыгы 800000 квадрат метр торак төзелергә тиешлеген әйтә. Элегрәк хөкүмәттә булган утырышта бу планны быел үтәп булмаячак дигән фикер яңгыраган иде.

Торак башлыгы әйтүенчә, Казанда 10 йорт Азинода, Авиатөзелеш районынының Побежимова, Павлова, Трамвайная, Шатурская, Молодежная урамында (барлыгы 5 йорт) төзелә. Ул барлыгы 3000 фатир булуын әйтә.

Әмма чиратта торучылар исемлеге инде шактый кыскартылган. Барлыгы 19000-ләп кешенең төшерелгәне мәгълүм булды.

Абдуллин сүзләренчә, хәзергә 13638 кеше социаль ипотека нигезендә фатир алырга хокуклы. Шуларның 10942се бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, 2020се акча күчерүче оешма хезмәткәрләре, 76 гаилә кичекмәс ярдәм көтүчеләр.

Торак фонды башлыгы барлык шартларны да үтәүчеләр фатирга чиратта 3 елдан да артык тормаячак дип ышандыра. Әмма исемлек киңәйгәннән-киңәя бара. Хәзер инде дөнья сугышында катнашучылар, төрле сертификатка ия булучылар да әлеге программага керә.

Кризис сәбәпле, оешмалар фондка акча күчерми дигән сүз чыккач, күпләр салган акчаларын югалтудан куркып аны кире ала башлады. Абдуллин да быел акчаларын кире алучылар күп булуын әйтә. Әмма моны ул башка сәбәп белән аңлата.

“Алар алдап булмауны аңлады. Чөнки фатир алганда без документларны яңадан тикшерәбез”, диде ул.

Шул ук вакытта элегрәк социаль ипотекага алган фатирларны инде бәяләрен арттырып сатучылар, кеше кертеп акча эшләүчеләр барлыгы мәгълүм. Бары тик соңгы елларда гына шартлар кискенләнде. Әлеге хәлне күбесе чиратта торучыларны ничек тә кыскартып, киләчәктә программаны бетерү нияте белән эшләнми микән дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG