Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:36

Оештыручылар әле мондый фестивальнең дөньяның бер җирендә дә булганы юк дип белдерә. Чара Казан Кирмәнендә 4-6 сентябрьдә үтте.

“Jive Group Production” төркеме мөдирләр шурасы әгъзасы, “Kremlin Live” фестиваленең башкарма продюсеры Станислав Калабанов белдерүенчә, әлеге чара Казанда ел да булып торачак. Фестиваль ахырында әнә шулай дип килешкәннәр.

“Замана мәдәниятенең иң яхшы юнәлешләрен без быел төрле мәйданчыкларда 3 көнгә сузылган фестивальгә кертә алдык. Анда сынлы сәнгать, замана фотосы һәм музыканың төрле юнәлешләре дә бар иде. Чарада Нью-Йорктан башлап Европага кадәр Петербур, Уфа, Мәскәү һәм Казанны да кертеп 150-дән артык кеше катнашты. Бу шундый зур күләмле беренче чара булды”, ди Станислав Калабанов.

Фестивальдә, Калабанов сүзләренчә, 26 шагыйрь дә чыгыш ясаган. Алар арасында “Ала карга” (“Белая ворона”) бүләге ияләреннән башлап Максим Горький премиясе алучылар да булган. Ди-джейлар үзләренең осталыкларын күрсәткән.

Фестивальнең Рамазан аена туры килүе оештыручыларга башта кайбер кыенлыклар да тудырган иде. “Без мөселманнарның бөтен теләкләрен дә үтәргә тырыштык һәм уртак тел таптык”, ди Калабанов. Чыгышларны намазлар вакытына туры китермәскә тырышканнар, сәхнәләр дә Кол Шәриф мәчетенә якын түгел иде, дип тә өстәде ул.

Калабанов “Kremlin Live”нең, шулай ук ураза вакытына туры килгән 30 августтагы “Республика көн”е, “Шәһәр көне”ндәге бәйрәм чаралары белән чагыштырганда күпкә матур һәм әдәпле үтүен дә әйтеп китте.

“Нигәдер Казан Кирмәнендәге Кол Шәриф мәчете янында төп мәйданы булган 30 августтагы “Шәһәр көнен” беркем дә тәнкыйтьләми. Анда төн уртасына кадәр бәйрәм итәләр. Бик күп алкогольле эчемлекләр сатыла һәм исерекләр үзләрен бик үк итагатьле дә тотмый”, ди Калабанов.

“Kremlin Live” хәмерсез үтте. Хәтта 3 көн буена авызына тәмәке кабучылар да булмауны оештыручылар мәдәни ялның яңача алга китеше дип бәяли. Һәркөн саен 10 меңнән артык кеше чараларны карады дип тә белдерә алар. Әмма “Татар-инофрм” сәхифәсе форумында шул тирәдә яшәүче Антон: “Башымны кисәргә бирәм, 3 көнгә мең, меңярым җыелса шәп булыр иде”, дип тә язып калдырган.

“Безнең максат күп халык җыеп шау-шулы зур тамаша үткәрү түгел, ә республикада һәм шәһәрдә яшәүчеләргә дөнья мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтү иде”, ди Калабанов.

Фестиваль барган көннәрдә Кирмәндә хәйрия тартмасы да куелган булган. Оештыручылар белдерүенчә, 7 мең сум җыелган. Бу акча Киевта дәваланучы бер авыру балага җибәреләчәк.

Дөньякүләм билгеле башкаручылар һәм музыкантлар Marcus Miller, Herbie Hancock, AL JARREAU киләсе елда Казанда булачак “Kremlin Live” фестивалендә катнашырга теләк белдергән инде.

“Kremlin Live” 4-6 сентябрьдә үтте. Аны “Jive Group Production” һәм "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы Татарстан мәдәният министрлыгы теләктәшлегендә үткәрде.

бәйле язмалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG