Accessibility links

Кайнар хәбәр

2009 елда Русиянең тышкы сәүдә күләме 2 тапкыр кимегән


2009 елның гыйнвар-июль айларында Русиянең тышкы сәүдә күләме, былтыргы бу вакыт белән чагыштырганда 45% кимегән. Федераль таможня хезмәте мәгълүматларына караганда, бүген ул 236 миллиард доллар тәшкил итә.

Русиядән чыгарылган товар 46% кимегән, аның күләме хәзер 150 миллиард доллар дип исәпләнә. Илгә читтән кертелгән әйберләр күләме 43% кимеп, 85 миллиард доллар бәяләнә.
XS
SM
MD
LG