Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Сталинны данлаган язуны алырга сорый


Хокук яклаучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре Мәскәү метросының «Курская» тукталышыннан Сталинны олылаган шигъри юлларны алырга сорый. Әлеге сүзләр август аенда, тукталышны төзекләндергәннән соң барлыкка килгән.

«Кеше хокуклары яклы» хәрәкәте бер атна элек бу мөрәҗәгать белән Мәскәү хакимиятенә чыгырга дип, гаризалар җыя башлаган. Дүшәмбе әлеге хат Мәскәү хакимияте башлыгы Юрий Лужковка юлланган.

Әлеге хатка кул куючылар, тукталышта Сталинга мәдһия җырлаган юлларны урнаштыру, сугышта үлгәннәрне мыскыллау булып тора дип белдерә.
XS
SM
MD
LG