Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Социаль ипотекага мөнәсәбәтегез ничек?


- Социаль ипотека ул башка ипотекага караганда арзанрак. Аның аша квартир алган кешеләр бар, түләп баралар, яшиләр.Ипотека кешеләргә тораклы булыр өчен ниндидер бер өмет булып тора.

- Минем дуслар ипотекага квартирны торак фонды аша алдылар. Хәзер Авиатөзелеш районында яшиләр. Алар бик канәгать.

- Мин аңа ышанам, ләкин хәзер үзем лаеклы ялга чыгу сәбәпле, миңа ипотека бирмиләр. 2 бүлмәле хрущевкада яшибез. Кызымның ике баласы булса да, ул да ала алмый. Аның хезмәт хакы бик түбән, барлыгы 3 мең сум гына.

- Мин ипотека аша торак сатып алмас идем.Чөнки вакытында түли алмаган кешеләрне, кечкенә балалары булуга карамастан, ул фатирлардан чыгару очракларын телевидениедән күрсәткәннәре бар.

- Быел минем хезмәт хакымны кистеләр, 10 мең сум ипотека алырга җитми.

- Мин ипотеканы бик яхшы дип карыйм. Безнең балабыз тугач та, 250 мең сумлык “Материнский капитал” сертификаты бирделәр. Без аны Русия банкының “Яшь гаилә” проекты аша ипотекага илтеп салдык һәм тораклы булдык. Мин үзем вахта белән Себергә китеп акча эшлим. Ел ярым чамасы ай саен 12000 сум акча түләп барабыз. Хатыным мәктәп китапханәсендә эшли иде, әле бала белән өйдә.

- Минем 4 балам бар. Миңа 42 яшь. Безнең үзебезнең йортыбыз бар. Әмма улыбызга инде 18 яшь. Аңа квартирны ипотекага сатып алу бик яхшы булыр иде. Ләкин социаль ипотека алу өчен банклар акчаны зур процентка гына бирәләр. Ислам кануннары нигезендә кануннарында бу хәләл эш түгел.

- Мин ышанмыйм, чөнки безнең хәзерге хезмәт хакы белән ипотеканы бик озак еллар түләргә туры киләчәк. Һәм акча алып торган банкка безгә аның бәясен ике тапкырдан да артыграк итеп кайтарырга туры киләчәк.

- Социаль ипотекага без ышанабыз. Әмма андый мөмкинлек белән әле кулланганыбыз юк. Аны бюджетта эшләгән яшь гаиләләргә, һәм социаль яклау формасы итеп тә бирәләр. Аны алырга зур хезмәт хакы кирәк. Әммә чиратка басар өчен документ җыю шактый катлаулы.

- Минем карашым тискәре.Чөнки минем бер танышым 3 ел чиратта тора, алга китеш юк. Хатыны шәфкать туташы булып эшли. Аларга киләчәктә 3 елсыз да үзгәрешләр булмас, дигәннәр.

- Минем таныш-белешләрем алды. Мәсәлән, базар бәясе белән 1600000 сумлык фатирны, алар 800000 сумга сатып алдылар. Акчасын шунда ук түләделәр.

- Социаль ипотека ысулы белән квартира алу, бу тораклы булуга бердәнбер юл, чөнки аның проценты кечкенә.
XS
SM
MD
LG